Казан мэриясе МХО сугышчылары өчен махсус йөк җибәрде. Чираттагы партиядә: квадрокоптерлар, кросс мотоцикллары, радиостанцияләр, «Нива» автомобильләре, бик күп башка техника һәм җиһазлар. Кирәкле әйберләр исемлеге хәрби хезмәткәрләрнең шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләре буенча төзелгән. Партияне Казаннан сугышчыларга җибәрүне шәһәр мэры Илсур Метшин тикшерде.
Казанның Меңьеллык мәйданында шәһәр мэры Илсур Метшин һәм ТР Десантчылар берлеге рәисе, гуманитар оешмаларның Координация советы рәисе Юрий Суворов Татарстан сугышчылары өчен чираттагы йөкне карадылар. Фурага төяү өчен 15 кросс мотоциклы, 26 квадрокоптер, радиостанцияләр, тепловизорлар, төзәү җайланмалары, дрон детекторлары әзерләнгән. Моннан тыш, бензин һәм дизель генераторлары, төрле җайланмалар өчен аккумуляторлар һәм сугыш алып бару өчен дә, алгы сызыкта көнкүрешне җайлау өчен дә кирәкле башка техник җиһазлар сатып алынган. Башта автовоз белән, ә аннары үз йөреше белән алгы сызыкка дүрт «Нива» автомобиле дә китәчәк.
«Җиңү көне алдыннан без Казанның дүрт полкына махсус йөк җибәрәбез. Монда Җиңүне якынайту өчен кирәкле бөтен нәрсә: машиналар, мотоцикллар, квадрокоптерлар, төзәү җайланмалары. Безнең сугышчылар сораган бөтен нәрсәне без кичекмәстән җыелмаларга һәм җибәрергә тырышабыз. Хәзер без кирәкле җиһазларның һәм кирәк-яракларның 70 нче партиясен җибәрәбез. Сугышчылар белән без даими элемтәдә торабыз, шул исәптән аларның гаиләләре белән дә. Без аларны йөзгә-йөз беләбез. Бүгенге көндә сугышчыларыбызның рухын саклап калу бик мөһим. Алар гаиләләре һәм балалары белән тылда барысы да тәртиптә икәнен белергә тиеш, алар кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам белән әйләндереп алынган. Мин алгы сызыктагы егетләребезгә, сугышчыларыбызга барлык Казанлыларның иң изге теләкләрен җиткерүләрен һәм тизрәк җиңү белән өйләренә кайтуларын телим. Егетләргә рәхмәт, без аларның гаиләләре, балалары турында кайгыртабыз һәм зур сәлам тапшырабыз», — диде Казан мэры Илсур Метшин.
Махсус ярдәм Татарстанда оештырылган «Тимер» батальонына, 1233 нче, 1232 нче полкларга һәм 428 нче артиллерия полкына җибәреләчәк. Йөкне шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев китерәчәк.
Бу йөк МХО башланганнан бирле Казан мэриясе тарафыннан сугышчыларга җибәрелгән җитмешенче йөк булды. Махсус йөкне җибәрү уртача аена ике тапкыр башкарыла. Партия составы мөрәҗәгатьләргә карап формалаша. Мәсәлән, апрель башында 29 нчы армиянең бер хәрби частена кросс мотоцикллары җибәрелгән иде. Әгәр дә алгы сызыкта көнкүрешне җайлаштыру таләп ителә икән, партиядә төзелеш һәм хуҗалык товарлары — агач материаллары һәм инструментлар күбрәк. Әмма һәр партиядә мәҗбүри — квадрокоптерлар, алар иң кирәкле техника булып кала. «Квадрокоптерлар — сугышчыларның күзләре һәм колаклары. Алар ярдәмендә һавага күтәрелергә, карарга, күзәтергә, дошманны ачыкларга һәм эшләргә мөмкин», — дип аңлатты Юрий Суворов. Күптән түгел ул МХО сугышчыларына ярдәм күрсәтү буенча Координация советын җитәкләде.
Мондый советны волонтерлар хәрәкәте вәкилләреннән «Казан үзебезнекеләр өчен» («Казань за СВОих») форумында төзергә тәкъдим иттеләр, фикерне шунда ук Илсур Метшин да хуплады. Быел гыйнвар аенда Координация советы төзелде: ул сугышчылардан сорауларны һәм волонтер оешмаларыннан ярдәмне тәртипкә китерде, бу исә фронтка җибәрүне җайга салды.
«Хәзер бездә бик көчле фонд төзелде. 2022 елдан бирле эшләгән волонтерлар асылда безнең канат астында. Без алар җитештергән әйберләрне нәкъ менә аларга мохтаҗ булган бүлекчәләргә тикшерә һәм юнәлтә алабыз. Элек волонтерларга килгән гаризалар төрле оешмалар тарафыннан эшкәртелә, ярдәм тигез бүленми иде. Агымнарны нәкъ менә шушы бүлү белән Координация советы шөгыльләнә. Әлбәттә, Казан мэриясенә һәм Татарстан рәисенә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт», — диде Юрий Суворов.
Координация советы канаты астында 50 гә якын төрле фонд һәм гуманитар берләшмәләр эшли. Берәүләр махсус киемнәр, яшеренү челтәрләре, медицина аптечкалары, коры ашлар әзерләү белән шөгыльләнә, икенчеләре — җитештерү белән шөгыльләнә. Казанның «Аркодим» предприятиесе Илсур Метшин сәфәреннән соң үзләре уйлап тапкан ике җир өсте дронын – «Братишка» һәм «Младший»ны җитештерүгә заказ алды. Казан инженерларының пилотсыз аппаратлары дошман дроннары белән тулган очракта ут астыннан яралыларны эвакуацияләү, читтән торып миналау, сугыш кирәк-яраклары яки азык-төлек китерү өчен каралган.
«Zа мирное небо» фонды Казан мэриясе ярдәмендә халыктан 1200дән артык ау мылтыгы җыйган, алар дроннарга каршы нәтиҗәле саклану булып тора.
«Zа Победу! Казань» гуманитар оешмасы өчен шәһәр хакимияте волонтерлар – гади казанлылар — эштән буш вакытта ятьмә үрә, махсус кием тегәләр, коры ашлар әзерли торган бина бүлеп биргән. Моннан тыш, Илсур Метшин фондка йөкне алгы сызыкка китерү уңайлырак булсын өчен «Газель» автомобилен тапшырды. Аның белән башка фондлар да файдалана.
МХО беренче көннәреннән үк мэрия хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Аларга ремонт һәм эшкә урнаштыруда булышалар, балалар өчен мәктәпләрдә бушлай туклану, җәмәгать транспортында йөрү оештырылган, шулай ук балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве дә алынмый. Муниципаль музейларга, театрларга, зоопаркларга, кинотеатрларга һәм башка чараларга керү бушлай бирелә. Мобилизацияләнгәннәр гаиләләре өчен ташламалар турында тулырак мэрия сайтында тиешле бүлектә белергә мөмкин.
Моннан тыш, һәр 1,5-2 ай саен Казаннан Лысычанск һәм Рубежное өчен йөк җыела. «Игелекле Казан» оешмасы ярдәмендә шефлыкка алынган шәһәрләргә гомуми авырлыгы 1600 тонна булган гуманитар ярдәм белән 84 фура җибәрелгән. Халыкка шәһәрләрне торгызу өчен азык-төлек, көнкүреш химиясе һәм төзелеш материаллары тапшырыла.
МХО белән бәйле чараларга чыгымнарның гомуми суммасы 2,7 млрд сумнан артып китте.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү «Игелекле Казан» проекты эгидасы астында бара, ул Казан мэры Илсур Метшин теләге белән гамәлгә ашырыла. Теләге булган һәркем МХО сугышчыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларда катнаша ала. Казанлылар «Игелекле Казан» проекты волонтерлары була ала, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм фондына иганә итә алалар, шулай ук әйберләрен гуманитар ярдәм кабул итү пунктына китерә алалар.