Татарстан Республикасы башкаласында «Спорт йорт янында» проектының яңа сезоны башлана
Марат Мөгыйнов
12 майда Казанда «Спорт йорт янында» проектының яңа сезоны башлана. Проект профессиональ тренерлар белән Казанның барлык районнарында яшәүчеләр өчен саф һавада даими фитнес-күнегүләрне үз эченә ала, бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Яхшы инициатива, тренировкаларда катнашырга теләүчеләр күп булыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин һәм район администрацияләре башлыкларына проектны уздыру өчен мәйданчыклар әзерләргә кушты.
Быел инде халык яраткан урыннарга 20 яңа локация өстәлде – 13 торак комплексы һәм 7 парк һәм скверлар. Катнашучыларны Казанның барлык районнарында тренировкалар өчен 44 урын көтә.
Узган сезонда проект 16 меңнән артык катнашучыны колачлады. Тулырак мәгълүмат һәм күнегүләр расписаниесе «Спорт йорт янында» телеграм-каналында булачак.
«Спорт белән шөгыльләнегез һәм сәламәт булыгыз!» – дип чакырды Линар Гарипов.