Казан мэры Илсур Метшин Җиңү көнендә хокук саклау органнарына бәйрәм мәйданчыкларында куркынычсызлыкны югары дәрәҗәдә тәэмин итүне йөкләде.
«Җиңү көнендә бик күп массакүләм чаралар, шуңа күрә беренче планга җәмәгать тәртибен саклау чыга. Хокук саклау органнары, зинһар, шәһәр башкарма комитетының, республика хакимият органының барлык җаваплы башкаручылары белән бергә, әлеге мизгелләрне тагын бер кат игътибар белән карагыз, әзерләнегез һәм тормышка ашырыгыз», – дип йөкләде шәһәр мэры.
Билгеләп үтик, барлык төп мәйданчыкларда медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм волонтерлар кизү торачак, шулай ук тикшерү оештырылачак.
Искәртеп узабыз, Казанда Җиңү көнендә зур бәйрәм чаралары программасы узачак, бәйрәм Архангельск һәм Арча зиратларының хәрби каберләрендә чәчәкләр салу тантанасыннан башланачак.