Казан беренче тапкыр танылган көйләрне яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» («Новая волна») халыкара конкурсын уздыру мәйданчыгы булачак. Фестиваль 21—26 август көннәрендә «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узачак. Конкурс финалистлары белән бергә сәхнәдә Россия эстрадасы йолдызлары Филипп Киркоров, Алсу, Дима Билан, Николай Басков, Олег Газманов, Люся Чеботина, Сергей Лазарев һәм башкалар чыгыш ясаячак. Бүген шәһәр мэры Илсур Метшин һәм композитор, конкурсны оештыручы Игорь Крутой республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында «Яңа дулкын» үткәрү карары турында игълан иттеләр.
«Без бөтен команда белән 10 елдан артык бу хакта хыялландык. Ул вакытта үзебездә «Яңа дулкын» конкурсын кабул итүне хуплап, без 100 мең тере имза җыйдык һәм аларны Мәскәүгә җибәрдек. Һәм менә «Яңа дулкын» безгә килә. Без мондый чаралар өчен көрәшкәндә, безнең өчен бу бер мәйданчыкта талантларны җыю гына түгел, бу туристлык җәлеп итүчәнлеге дә, күпмилләтле Казанның потенциалын бөтен дөньядан килгән кунакларга күрсәтү мөмкинлеге дә. Без илһамлы һәм бәхетле, безне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады, без эшкә керешәбез, дулкынланабыз, стартка дүрт ай калды, барысына да өлгерергә кирәк», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Конкурсны Татарстан башкаласында уздыру инициативасы беренче тапкыр 2014 елда Казан шәһәре Думасы утырышында барлыкка килгән иде. Ул вакытта Игорь Крутой Казанны Кырым, Сочи, Баку һәм Калининград белән беррәттән фестиваль уздыру мөмкин булган урыннар арасында караган. Башта, 2002 елдан башлап, «Яңа дулкын» Юрмалада (Латвия) уздырылды, конкурсның беренче җиңүчесе Smash!! төркеме булды. 2015 елдан 2019 елга кадәр конкурс Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда – «Сириус» федераль территориясендә узды. Озак еллар дәвамында фестивальнең алыштыргысыз режиссер-куючысы — Александр Ревзин.
«Мин бу шәһәрдә булуыма шатмын, «Яңа дулкын»ның нәкъ менә Казанда узуына шатмын. Бу шәһәр белән мине бик күп нәрсә бәйли, бу шәһәр музыка, мәдәният белән тулган. Мин Казанны бик яратам, мин барысына да бу шәһәр мәдәни объектлар буенча иң текә шәһәр дип әйтәм. Фестиваль шәп узар дип ышанам», — диде Игорь Крутой.
«Казанның 1000 еллыгыннан соң мин Казанның нинди булырга тиешлеге турында хыялландым, һәм менә быел бездә «Алтын битлек», «Яңа дулкын» узачак, әле генә Шаляпин фестивале узды, филармониядә иң яхшы коллективлар чыгыш ясый, күптән түгел без «Казаныш» форумында 11 мең чит ил катнашучысын җыйдык. Болар барысы да шәһәрне һәм кешеләрне үзгәртә. Безгә беркая да барырга кирәкми, хәзер барысы да Казанда бар», — диде Илсур Метшин.
Конкурста катнашуга гаризалар кабул итү быел 15 майга кадәр дәвам итә. 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге талантлы башкаручылар чакырыла. Катнашучылар вокаль композицияләрне соло, дуэт, ансамбль яки төркем белән теләсә кайсы жанрда тәкъдим итә алалар. Сайлап алу ике турда уза – ярымфинал һәм финал.
«Яңа дулкын» конкурсы бүгенге көнгә кадәр булган бик күп исемнәр бирде. Яшь катнашучылар өчен «Яңа дулкын» — ул трамплин, син күккә күтәреләсең, сине продюсерлар, программа директорлары, федераль каналлар күрә. Монда инде икенче тормыш башлана. Әгәр син үз репертуарыңны, үз продюсерыңны тапсаң, «Яңа дулкын» үзеңне күрсәтеп, аның нәтиҗәләре буенча истә калсаң, син инде беренче тизлекне куштың, ә алга таба стадионнар һәм спорт сарайлары җыячаксың», — дип билгеләде Игорь Крутой.
Конкурсантларның барлык этаплардагы чыгышларын профессиональ жюри ачык тавыш бирү юлы белән бәяли. Төрле елларда жюри составына Сеймур Стейн, Тото Кутуньо, Эл ди Меола, Лайма Вайкуле, Димитрис Контопулос, Universal Music Group вәкилләре һәм башкалар кебек танылган шоу-бизнес эшлеклеләре кергән. Быел катнашучыларны Филипп Киркоров, Люся Чеботина һәм башка артистлар бәяләячәк дип планлаштырыла.
«Жюрида зур тәҗрибә биеклегеннән конкурсантларны хөкем итә алучылар булачак», — дип хәбәр итте Игорь Крутой.
Беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучыларга акчалата сертификатлар һәм «Бәллүр дулкыннар» статуэткалары тапшырыла. Шулай ук махсус «Тамашачылар симпатиясе призы» каралган.
Конкурс гамәлдә булган елларда аның сәхнәсендә дөньяның төрле илләреннән башкаручылар чыгыш ясады. «Яңа дулкын»ның махсус кунаклары арасында төрле вакытта Монсеррат Кабалье, Суми Джо, IL Volo, Анна Нетребко, Алессандро Сафина, Стинг, Roxette, Рики Мартин, Патрисия Каас, Стиви Уандер, Нелли Фуртадо, Эрос Рамаццотти, Наталия Орейро, Энрике Иглесиас, Ин-Грид, Лу Бега, Тони Брэкстон, Крейг Дэвид, Томас Н'эвергрин, Том Джонс, Валерий Леонтьев, Тату, Serebro, Zivert, Niletto бар иде.
Композитор Игорь Крутойның Казан белән тыгыз бәйләнешен билгеләп үтик. Ул Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills һөнәри осталык чемпионаты кебек зур чараларны оештыруда актив катнашты.
2015 елда Казанда балаларны һәм өлкәннәрне җырга, биюгә, сөйләм һәм актерлык осталыгына, продюсерлыкка өйрәтүче Игорь Крутой академиясе ачылды.
2017 елдан Илсур Метшин һәм Игорь Крутой инициативасы белән Казанда «Игелекле дулкын» («Добрая волна») Бөтенроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестиваленең гала-концертлары уза. Соңгы шундый концерт «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 2023 елда булды.