Казансу яр буенда «УРАМ» экстрим-паркын Ленин дамбасы белән тоташтырачак экологик йөгерү юлы булдыру буенча эшләр дәвам итә. Йөгерү өслеге эшкәртелгән автомобиль шиннарыннан эшләнгән. Аны ясау өчен 30 тонна икенчел чимал кулланылды. Проектның партнеры Сибур компаниясе булды, ул аны гамәлгә ашыруны тулысынча финанслады. Беренчеләрдән булып өслекнең сыйфатын Казан марафонында катнашучылар бәяләячәк — яңа юл марафон маршрутына керәчәк. Эшләрнең барышын Казан мэры Илсур Метшин бәяләде.
«Тиздән бу йөгерү өслеге буйлап Казан марафонында катнашучылар йөгереп узачак. Бүген күбрәк кеше сәламәт яшәү рәвешен сайлый, һәм бу сөендерми калмый. Кремль яр буе — ачык һавада йөрү, гаилә ялы өчен генә түгел, ә актив спорт тормышы алып баручылар өчен дә яраткан урын. Биредә шундый шәп йөгерү юлы барлыкка килүе сөендерә, ул спорт белән шөгыльләнү өчен тагын бер яхшы стимул булачак», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Йөгерү юлы иске автомобиль шиннарын эшкәртү юлы белән алынган полиуретан валчыклардан эшләнгән. Бу карар экологик яктан гына түгел, ә йөгерү өчен каралмаган элекке бетон өслектән аермалы буларак, йөгерүчеләр өчен уңайлылык тәэмин итә.
Юлның киңлеге 2 метр, ә гомуми озынлыгы 3 километрдан артык: «УРАМ» паркыннан Ленин дамбасына кадәр һәм бераз артыграк та. Каплау калынлыгы — 8 мм.
Юл салу эшләре берничә этапта башкарыла, шул исәптән нигезне әзерләү, өслекне грунтлау һәм соңыннан билгеләр ясау. Хәзерге вакытта өслекнең аскы катламын җәю эшләре бара – 1500 кв.м чамасы әзер. Объектта көн саен 19 кеше һәм 2 берәмлек махсус техника эшли. Йөгерү юлы буйлап эшкәртелгән пластиктан юнәлешләр картасы урнаштырылачак.
Сукмак ясау өчен 30 тонна эшкәртелгән шин кулланылган. Гомумән алганда, проект калдыкларны файдалы куллану буенча тагын да зуррак эшнең бер өлеше булып тора: 25 марттан 7 апрельгә кадәр «ПЖКХ» ИК төбәк операторы шәһәр буенча махсус контейнерларда 600 тоннадан артык тузган каплавыч җыйган. Бу күләмнең шактый өлеше Татарстанда спорт һәм балалар мәйданчыклары өчен өслекләр булдыруга китәчәк.
Проектның партнеры Сибур компаниясе булды, ул аны гамәлгә ашыруны тулысынча финанслады. Шәһәр мэры «Казаноргсинтез» (СИБУРга керә) директоры Айрат Сафинга шәһәрдә экологик хәлне яхшыртуга һәм тотрыклы үсеш принципларын алга сөрүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. «Сез күптәнге партнер, күп башлангычларда үрнәк булып торасыз. Табигатькә сакчыл карашыгыз, Казанның экологик хәлен яхшыртуыгыз аеруча тәэсирле», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Айрат Сафин билгеләп үткәнчә, СИБУР үзенең 30 еллыгы елында Казанда Партнерлык проектын гамәлгә ашыра, аңа шәһәр бергәлекләре, бизнес һәм муниципаль хакимият җәлеп ителгән. Компания Казанның йөгерү бергәлеге соравына җавап бирде һәм шәһәр үзәгендәге яр буенда экологик йөгерү юлы булдыруны хуплады. «Бу проект синтетик материалларның спортны үстерү өчен кыйммәтен, шулай ук аларның экологик яктан чиста булуын раслый. Йөгерү юлы ясаганда икенчел полимерлар куллану экономияләү өлкәсендәге тәҗрибәләрне таныта, шулай ук спорт сөючеләр өчен уңайлы шартлар тудыра», — диде «Казаноргсинтез» генераль директоры.
Казан марафонына нигез салучы һәм директоры Вадим Янгиров, үз чиратында, мондый экологик йөгерү юлларының шәһәрнең башка урамнарында да барлыкка килүен теләде.
Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны Татарстан башкаласында 3 һәм 4 майда узачак. Хәзерге вакытта катнашуга 31 меңнән артык кеше гариза биргән. Марафон узган көннәрдә шәһәрдә берничә урам буенча транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр һәм машина кую зонасын ябачаклар.