Казан мэры Илсур Метшин Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Шәһәр башлыгы Җиңү мемориаль паркында Совет солдаты һәйкәле янында агач утыртты. Акция кысаларында паркта барлыгы 80 алма агачы утыртылды. Истәлекле акциягә шулай ук Юнармиядә тәрбияләнүчеләр, Җиңү волонтерлары, Яшь Гвардия, студентлар төзелеш отряды һәм Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе командасы кушылды.
«Мөһим дата — Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан шәһәрдә мәктәпләрдә, предприятиеләрдә, иҗтимагый оешмаларда бик күп чаралар уза. Бүгенге көн дә искәрмә булмады, без яшь армиячеләр белән Хәтер бакчасы булдырдык, батырларыбыз истәлегенә 80 алмагач утырттык. Бөек Җиңү безнең күпмилләтле Казанда яшәүчеләрне берләштерә, бу чыннан да бөтен кеше өчен Бөек Җиңү. Минем өчен бу бәйрәм аерым әһәмияткә ия: бер бабам сугышта һәлак булган, икенчесе фронттан кайткач ук яралардан үлгән. Бу хәтер һәр гаиләдә яши, һәм без бу бөек батырлыкны хөрмәт итәбез һәм хәтерлибез. Җиңүне яулаган һәркемгә, шул исәптән тылда да, рәхмәт. Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре. Нәкъ менә монда зур хезмәт батырлыгы башкарылды», — диде Илсур Метшин.
Совет солдаты һәйкәле янына барлыгы 80 алмагач утырттылар. Бу сан 1945 елда җиңүдән соң узган 80 елны символлаштыра. Утырту өчен Маковецкий алмагачларының таләпчән булмаган һәм һава торышына чыдам декоратив сорты сайланды. Барлык 80 алмагач та — СМУ-88 компанияләре төркеменнән Җиңү юбилеена шәһәргә бүләк.
«Без утырту өчен махсус алмагачлар сайладык, чөнки бу агачлар бик матур, ачык алсу төстә чәчәк ата. Алда май ае, нәкъ шул вакытта агачлар чәчәк ата башлаячак», — дип сөйләде «Горводзеленхоз» тресты МУПсе идарәчесе Роза Җаббарова.
«Хәтер бакчасы» акциясе 2020 елдан бирле үткәрелә һәм күркәм гадәткә әверелде. Аның максаты — Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең һәрберсе истәлегенә берәр агач утыртып, Ватанны саклаучыларның батырлыкларын мәңгеләштерү. Проект Россия президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла, ул үзе 2020 елда Ржев мемориалы янында истәлекле агач утырткан.
Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Агач утыртуда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Ренат Шәмсетдинов, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова, Башкарма комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина, Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, СМУ-88 генераль директоры Наил Галиев, «Горводзеленхоз» тресты МУПсе идарәчесе Роза Җаббарова катнашты.