Бүген Мәскәүдә «Кече ватан – Россия көче» II Бөтенроссия форумы башлана. Чара көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм үсеш стратегияләрен эшләү өчен муниципалитет башлыкларын һәм федераль бергечләрне берләштерәчәк. Форумны РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе оештыра. Форумда Казан мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге делегация катнаша.
Казан делегациясе составына шулай ук Казан башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев керде.
Форум 21 апрельдән 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда илнең 89 төбәгеннән 4 меңләп кеше катнашачак: җирле үзидарә лидерлары, бизнес вәкилләре, иҗтимагый оешмалар һәм белгечләр. Чарада РФ Президенты Владимир Путинның катнашуы көтелә.
Форумның программасы киң, ул 20дән артык панельле сессиядән, әңгәмәләрдән, белгеч диалогларыннан торган эшлекле программаны үз эченә ала. Форум кысаларында шулай ук «Хезмәт итү» икенче Бөтенроссия муниципаль премиясенә йомгак ясалачак, «Ватан йөрәге» муниципаль мәдәниятләр фестивале һәм Бөтенроссия муниципаль инвестиция форумы узачак, аның эшендә чит дәүләтләр мэрлары да катнашачак.
Форумның төп көн тәртибе агымдагы елның гыйнварыннан илнең 16 субъектында узган төбәк көннәренең идеяләренә, максатларына һәм төп карарларына нигезләнәчәк. Белгечләр төрле тематик юнәлешләр буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар: уңайлы торактан һәм экологиядән алып икътисад мәсьәләләренә кадәр. Исегезгә төшерәбез, Казанда форумның төбәк көннәре Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта узды. Илнең 400гә якын муниципалитет вәкилләре шәһәр һәм бистәләрдә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән стратегияләр турында фикер алыштылар.