(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Антон Ноздрин). Казанда
барлык тәртип саклау терәк пунктларын тиешле халәткә китерү эшләре дәвам итә. Төзекләндерү
эшләре тәмамлау стадиясендә. Моның турында бүген Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе
барышында шәһәрнең район администрация башлыклары хәбәр итте.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрация башлыгының
беренче урынбасары Альберт Бикмуллин хәбәр иткәнчә, районнарның өч бинасында
төзекләндерү эшләре уза (Восстание ур., 25, Айдаров ур., 22, Кутузов ур., 17а).
Чыгыш ясаучы сүзе буенча, Восстание урамында урнашкан пунктта төзекләндерү
эшләре тәмамланган, әлеге атнада тәрәзәләргә рәшәткәләр куелачак. Айдаров
урамындагы тәртип саклау терәк пунктында төзекләндерү эшләре агымдагы атна
дәвамында төгәлләнәчәк. Кутузов урамындагы пунктта барлык кимчелекләр дә исәпкә
алынган һәм тәртип саклау пункты кулланылышка әзер.
Киров һәм Мәскәү районнары администрация башлыгы Сергей
Миронов хәбәр иткәнчә, Академик Королев ур., 43 адресы буенча урнашкан пункт
ачык, ә Клара Цеткин урамы 11-нче номерлы йорттагы пунктта төзекләндерү эшләре
тәмамланып килә. “Атна дәвамында диварлар буялачак һәм бина эксплуатациягә әзер”,
- диде С.Миронов. Агымдагы елның ноябрендә “Юдино” 4-нче номерлы полиция бүлеге
“Салават Күпере” торак комплексында төзелә торган яңа бинага күченәчәк.
Вахитов һәм Идел буе районнарында төзекләндерү эшләре 7
пунктта башкарыла. Администрация башлыгы Андрей Лобов сүзе буенча, Дубравная
ур.,4 һәм Ипподром ур., 18 адреслары буенча урнашкан тәртип салкау терәк
пунктлары ел азагында башка биналарга күченәчәк. А.Лобов Отар бистәсендә 300
урынлык күп функцияле үзәкне төзү эшләре башлануын хәбәр итте. Яңа объект үз
эченә берничә иҗтимагый объектны алачак, шул исәптән тәртип саклау терәк
пунктын, мәдәният йорты һәм башкаларны. “Отар бистәсендә 7 мең кеше өчен күптән
көтелгән яңа клуб булачак”, - диде администрация башлыгы.
Совет районында 22 тәртип саклау иҗтимагый пункты эшләп
килә. Администрация башлыгы Рөстәм Гафаров сүзе буенча, 2017 елда тәртип саклау
пунткларының бишесендә төзекләндерү эшләре башкарылган. Ул билгеләп үткәнчә,
бер пунктта (Арбузов ур.,48) су басу ихтималы бар. Шул сәбәпле, биредә
фундаментны гидроизоляцияләү буенча эшләр башкарырга планлаштырыла. Төзекләндерү
эшләре 30-нчы сентябрьгә төгәлләнәчәк. Р.Гафаров шулай ук Вознесенкий
бистәсендә гомуми практика табибы өчен офис төзелүен хәбәр итте. “Бинаның
каркасы төзелгән, хәзерге вакытта эчке төзекләндерү эшләре башкарыла”, - дип
хәбәр итте администрация башлыгы. Аның сүзе буенча, барлык эшләр дә график
буенча бара.
Казан Мэры Илсур Метшин тәртип саклау терәк пунктлары буенча
барлык эшләрне ел дәвамында тәмамларга кушты.