“Рубин” – “Зенит” матчы 0:2 исәбе белән төгәлләнде
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Казан “Рубин”ы футбол буенча
Россия чемпионатының 21-нче тур матчында Петербургның “Зенит”ына җиңелде. “Казан
Арена” стадионында узган матч 0:2 исәбе белән төгәлләнде. Уен барышын Казан Мэры,
“Рубин” футбол клубы президенты Илсур Метшин карады.
Татарстан башкаласы футболчылары киләсе матчны 6-нчы апрель
көнне Екатеринбургта уздырачак, биредә алар җирле “Урал” клубы белән Россия
кубогы финалына чыгу өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә “Рубин” футбол клубы
матбугат хезмәте.