(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь, Екатерина Андреева). Казан
Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын изге Рамазан ае һәм мөселманнар арасында Ураза
башлану белән котлады.
Бүген шәһәр башлыгы “Эфир” телеканалында алып барыла торган
“Тема” тапшыруында катнашты. Тапшыруны алып баручы Алексей Кулешов шәһәр
башлыгының ураза тоту-тотмавы һәм әлеге гамәлнең ни дәрәҗәдә авыр булуы белән
кызыксынды. Башкала Мэры инде 20 елдан артык ураза тотуын һәм бернинди дә
кыенлыклар тоймавын җиткерде. “Бу иң яхшы ай. Эшчәнлек сәләте, зиһен арта,
фикерләр яктырып китә, мөһим булмаган эшләр читтә тора. Син “ак һәм караны”
төгәл аерасың”, - диде шәһәр башлыгы.
“Мин барыгызны да әлеге изге ай башлану белән тәбрик итәм.
Безнең барыбызга да – шулай ук православие динендәге дусларыбызга, Казанда
яшәүче барлык халыкка изге теләкләремне җиткерәм. Зәңгәр күкләребез аяз, җан
һәм тәннәребез тыныч булсын, һәр гаиләдә дә мәхәббәт яшәсен, бер-беребезне
аңлап, хөрмәтләп гомер кичерик, без иң яхшы шәһәрдә, иң яхшы республикада, иң
яхшы илдә яшәсәк иде. Моның өчен бездә барлык шартлар да бар. Әйдәгез, бергәләп
эшлик”, - диде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, изге Рамазан аенда барлык мөселманнарга
да ислам динендәге төп биш канунның берсен үтәү – ураза тоту мөмкинлеге бирелә.
6-нчы июнь таңында мөселманнар уразага керделәр. Әлеге изге гамәл 5-нче июль
көнендә Ураза бәйрәме белән тәмамланачак.