(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Зиратларның торышы – ул
һәр торак пунктның “йөзе”, борынгыларга булган хөрмәт һәм хәтер. Әлеге фикерне
бүген үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Шәһәр
зиратларын карап тоту – традицион аппарат киңәшмәсендәге төп темаларның берсенә
әйләнде.
Күмү урыннары торышы турында шәһәрнең Ритуал хезмәтләрне
оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин сөйләде. Ул зиратларны җыештыру эшенә 2015
елның икенче яртыеллыгыннан бәйге нигезендә “Ритуал” муниципаль унитар
предприятиесе билгеләнгәнлеген җиткерде. “Болай эшләү зиратларны карап тоту
сыйфатын яхшыртуга һәм бәяләрне арттырмый гына эш башкаруны тизләтүгә этәргеч
булды”, - дип сөйләде идарә башлыгы. Аның сүзләренчә, әлеге күренеш
предприятиедә махсуслаштырылган техника паркы һәм җитәрлек эшче көчләр булуына
бәйле. Шулай ук М.Ишкин зиратларны карап тоту буенча агымдагы елның
гыйнварыннан алып сентябрь аена кадәр “Ритуал” белән контракт төзелгән булуын
җиткерде.
Идарә җитәкчесе соңгы елларда шәһәр зиратлары җирлегендә
урнашкан бина һәм корылмаларны төзекләндерү буенча эшләрнең яхшыруын сөйләде.
“2014 елда “Константиновка” зираты яңа койма белән әйләндереп алынды, “Яңа
Татар” зиратына койма корылды, “Самосырово” һәм “Дәрвишләр” зиратларында
урнашкан административ биналарның алгы өлешләре төзекләндерелде”, - дип сөйләде
чыгыш ясаучы. Марат Ишкин шулай ук узган елны Адмирал бистәсендә Брюсов
урамында урнашкан борынгы мөселман зиратын төзекләндерү эшләре башкарылганлыгын
әйтеп үтте. Хәзерге вакытта ул уникаль мәдәни мирас объекты булып тора.
Идарә башлыгы 9-нчы май алдыннан ведомство башкарган эшләргә
тукталды. Аның сүзләренчә, Җиңү көненә шәһәр зиратларындагы истәлек билгеләре
һәм монументлар тәртипкә китерелә, 2015 елда “ Красная горка” зиратындагы монумент
алыштырылган, “Арча” зиратында яңа стелалар куелган. Шулай ук М.Ишкин хәрби
күмү урыннарын төзекләндерүдә актив катнашучыларны – шәһәрнең Балалар һәм
яшьләр эшләре комитетын, студент отрядларын, хәрби танк училищесын, 137-нче
номерлы мәктәпне аерым билгеләп үтте. Казан Мэры башкарылган эшләрне югары
бәяләде. Ул ветераннардан рәхмәт сүзләре килеп ирешкәнлеген җиткерде.
М.Ишкин яңа күмү комплексына да тукталды. Аның эскизы
агымдагы елның мае аенда расланган. Исегезгә төшерәбез, 86,6 га мәйдандагы комплекс
ТР Питрәч муниципаль районы җирләрендә М-7 автомобиль юлының 824-нче км
тирәсендә төзеләчәк. И.Метшин мондый карарның шәһәр өчен бик мөһим булуын
җиткерде һәм әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм иткән беренче һәм хәзерге
президентларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Казан Мэры комплексны проектлаштыруда
чит һәм БДБ илләренең тәҗрибәсе кулланылганлыгын әйтеп үтте.
Марат Ишкин казанлыларга мөрәҗәгать итеп, каберлекләргә очлы
һәм кисә торган элементлар урнаштырмаска киңәш итте. Мондый элеметларның булуы
зиратка килүчеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына зарар китерергә мөмкин. Шулай
ук алар зиратларны карап тотуда кыенлыклар китереп чыгара.
Үзенең чыгышын тәмамлап, М.Ишкин казанлыларны елына бер
тапкыр булса да зиратларга килергә, әби-бабаларның каберлекләрен чистартып,
карап торырга, чүпләрне каберлек янында калдырмаска, аларны махсус капчыкларга
салып чүп контейнерына илтеп куярга киңәш итте.
Казан Мэры Илсур Метшин М.Ишкинга башкарган хезмәтләре өчен
рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Шәһәр зиратларының торышы – ул безнең хәтер һәм
әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә карата хөрмәт”, - дип ассызыклады шәһәр
башлыгы. Шулай ук И.Метшин район башлыкларына һәм тиешле хезмәтләргә әлеге
мәсьәләне даими контрольдә тоту бурычын йөкләде. “Әлеге эшне гамәлдәге законнар
нигезендә генә алып бару җитми, аны чын күңелдән, ихластан үтәү кирәк”, - диде
Казан Мэры.