(Казан шәһәре KZN.RU,
30-нчы август). Бүген “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында
Республика көнен билгеләп үтү уңаеннан кабул итүләр булып узды. ТР Президенты вазыйфаларын
вакытлыча башкаручы исеменнән чакырылган кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы
Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков, Казан
Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының төп конфессияләре башлыклары бар
иде.
Кабул итүләргә шулай ук республика һәм федераль структуралар
вәкилләре, депутатлык корпусы вәкилләре, Татарстан Республикасының югары дәүләт
бүләкләре – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены ияләре, хезмәт ветераннары, эшче профессияләр
вәкилләре – механизаторлар, фермерлар, шулай ук табиблар, педагоглар,
инженерлар чакырылган иде, барлыгы 650-дән артык кеше катнашты.
Кунакларны сәламләп, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча
башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген без төп бәйрәмне – Республика көнен билгеләп
үтәбез, дип билгеләп үтте. “25 ел эчендә Татарстанның яңа дәүләтчелегендә олы
юл үтелде, казанышларыбыз байтак. Бүген без - яңа социаль йөзле, яңа
традицияләргә ия булган алдынгы җәмгыять. Республикабызның киләчәге,
перспективасы социаль һәм сәяси тотрыклылыкта, милләтара һәм конфессияара
татулыкка, икътисади потенциалга, татарстанлыларның фидакарь хезмәтенә
нигезләнә”, - диде ул.
Республика җитәкчесе дәүләтнең гомуми бурычы хезмәт
кешесенең абруен күтәрү булуына басым ясап, үсеп килүче буынны да шушы рухта
тәрбияләү зарур булуын билгеләде.
“Кеше капиталы – безнең өчен иң кыйммәтлесе!” – дип ассызыклады
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы икътисады үсешенә һәм бөтен илнең
үсешенә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген безнең зур чараларны
уздыру буенча тәҗрибәбез бар – монда 2013 елгы җәйге Универсиада да, 2015 елгы
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты да керә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның элеккеге буыннар тарафыннан
булдырылган кеше потенциалын һәм базасын саклап калуын зур кыйммәтебез, дип
билгеләп үтте. Татарстан Республикасының төп конфессияләре җитәкчеләренә аерым
рәхмәт сүзләре һәм Республика көне белән котлауларны ирештерде. “Сез
республикада тынычлык һәм татулыкны сакларга булышасыз, алга таба да шулай
дәвам итсен – Татарстан үсә алсын!” – дип белдерде ТР Президенты вазыйфаларын
башкаручы.
Тантана Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышлары,
бию номерлары, татар һәм рус телләрендә популяр җырлар башкару белән дәвам
итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.