(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Казан Кремле
янында Меңъеллык мәйданы буенда “Kazan City Racing – 2015” автотамашасы
уздырылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
“Kazan City Racing” беренче мәртәбә 2014 елда үткәрелде. Быел
әлеге чара Республика көнен бәйрәм итү кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Россия күренекле дрифтерларының күрсәтмә
чыгышларын карады. Тамашачылар алдында "Ле-Ман сәгате" тәүлек буе
үткәрелә торган марафонда LMP1 югары дәрәҗәсендә катнашкан Марк
Шульжицкий чыгыш ясады. Nissan Nismo пилотының Nissan GT-R
суперкарында чыгышы иң кызыклы булды.
Чараның көтеп алынган төп чыгышы Формулы 1 Infiniti Red
Bull Racing командасы йөртүчесе Даниил Квят күрсәтмә чыгышы булды. Спортчы
болидта берничә мәртәбә әйләнеп чыкты, шуннан күп санлы кунакларны сәламләде.
Татарстанның "Камаз-Мастер" командасы да трюкларын
күрсәттеләр. Күрсәтмә дрифттан башка спортчылар 9 тонналы авыр йөк машинасын
трамплиннан сикерттеләр: автомобиль 20 метрга "очты".
Аннары Рөстәм Миңнеханов "Камаз-Мастер" командасы
боксында булды. Спортчылар Казанга өч автомобильне китерделәр, аларның икесе
"Дакар" раллиенда җиңгән. Моннан тыш, газ ягулыклы двигательле авыр
йөк машинасын да күрсәттеләр.
Шулай ук ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
Горький автозаводының "ГАЗ Рейд Спорт" командасы, RWT-Motorsport
шоссе-боҗра узышы буенча Россия командасы һәм Формулы 1 Infiniti Red Bull
Racing "абзарын"да булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат
хезмәте.