(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
бинасында муниципаль берәмлекләр арасында Татарстан Республикасы көненә
багышланган еллык Республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы
уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты
Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Муниципаль
берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров һәм башкалар катнашты.
Быел Татарстан Республикасының 93 муниципаль берәмлеге һәм
ике шәһәр округыннан 7 муниципаль учреждение конкурс лауреатлары булды, дип
хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Конкурста катнашучыларны 11 критерий буенча бәяләделәр:
муниципаль берәмлек составына керүче торак пунктлар саны һәм аларның район
үзәгеннән ераклыгы; авыл җирлегендә даими яшәүче халыкның уртача еллык саны;
бер кешегә исәпләгәндә аның салым һәм салым булмаган керемнәре һәм башкалар.
Шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программаларын урыннарда гамәлгә ашыру
темплары, гражданнарның үз-үзләрен эш белән тәэмин итүенә ярдәм күрсәтү, авыл
җирлегенең төзекләндерүгә чыгымнары, социаль-мәдәни һәм спорт тормышы
игътибарга алынды. Шәһәр округлары өчен ведомство күрсәткечләре нигезендә
муниципаль учреждениеләр эшчәнлеге күрсәткечләре исәпкә алынды.
Җыелганнарны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча,
конкурста катнашучыларның һәрберсе Татарстанда тотрыклылыкны ныгыту буенча
мөһим бурыч үти. «Дәүләт идарәсе системасы шундый итеп корылган ки, башта
җирлекләр, аннары муниципалитетлар һәм шәһәр округлары бара, алардан соң гына
республика килә. Шуңа күрә җирлекләр – халык белән багланышларның иң җаваплы
ноктасы, безнең барлык проектлар һәм планнар турыдан-туры урыннарда гамәлгә
ашырыла – болар бар да җирлекләрдә һәм шәһәр округларында бара», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча
башкаручы хәбәр иткәнчә, муниципаль берәмлекләр – дәүләт идарәсе системасында
мөһим звено, аңа игътибар һәм ярдәм күрсәтү кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, ике ел
инде республикда конкурс бара, аның йомгаклары буенча җиңүчеләр кыйммәтле һәм
эшләрендә кирәкле призлар – автомобильләр белән бүләкләнә. «Безнең эштә
оперативлык һәм мобильлек бик әһәмиятле. Шуңа күрә без бүләк итә торган
транспорт чаралары районнар һәм шәһәрләр халкы кирәкле ярдәмне сездән тиз арада
алу өчен тапшырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча
башкаручы билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасында бик күп республика,
федераль һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырыла. Кешеләрнең яшәү тирәлеген
һәм тормыш шартларын яхшырту – безнең төп бурыч, диде ул.
«Сезнең җилкәләрдә – бик зур йөк. Бүген бу залда
республиканың иң яхшы вәкилләре җыелган. Мин сезнең һәрберегезгә Татарстан
үсешенә, димәк, бөтен Россия үсешенә керткән өлешегез өчен аерым-аерым рәхмәт
белдерәсем килә. Бу безнең уртак эшебез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын
вакытлыча башкаручы смотр-конкурста җиңүчеләргә яңа автомобильләр ачкычларын
тапшырды: 93 «Шевроле Нива» җиңел автомобиле һәм 7 «Форд Транзит» микроавтобусы
ачкычы.