(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Зилә Гайфи). Татарстан
Республикасы көне һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанда бүген шәһәр Ратушасында
тантаналы чаралар башланды. Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының
үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә шәһәр һәм республика бүләкләре тапшырды. Чарада
Казан шәһәре Думасы депутатлары, район администрацияләре башлыклары, Башкарма
комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм мәртәбәле кунаклар катнашты.
Җыелышны ачып, Илсур Метшин кунакларны бәйрәм белән котлап
үтте. “Татарстан башкаласының яңа тарихы барышында күп уңышларга һәм җиңүләргә
ирештек, төрле өлкәләрдә искиткеч вакыйгалар булды. Һәр җиңү артында аны
булдыручылар, эш сөючән кешеләр тора, алар ярдәмендә шәһәребез матуррак,
заманчарак һәм уңайлырак була бара. Нәкъ менә сез, яңа микрорайоннар төзеп,
сәнәгатьне үстереп, җинаятькә каршы көрәшеп, казанлыларны яхшы тормыш шартлары
белән тәэмин итәсез, Казанда тынычлык атмосферасы булдырасыз. Безнең өчен бу
бик тә мөһим, сезгә үзебезнең хөрмәт һәм рәхмәтебезне җиткерәбез”, - дип
билгеләп үтте Мэр залда җыелганнарга.
Тантана “Казанның мактаулы гражданины” исемен бирү һәм
шәһәрнең Мактау китабына кертүдән башланды. Соңыннан республика һәм шәһәр бүләкләре
тапшырылды. Илсур Метшин ТР Президентының рәхмәтен һәм рәхмәт хатларын да
тапшырып үтте.
“Шәһәрдә уңышлар һәм җиңүләр күп һәм һәрбер җиңү артында
конкрет кешеләр тора, алар ярдәмендә шәһәребез яхшыра бара”, - дип белдерде
Казан Мэры.