(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Бүген Казанның Кремль
яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган “Мәдәниятләр бизәге”
беренче республика этноконфессия фестивале уза. Чарада ТР Президенты
вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да
катнаштылар.
Фестивальдә дүрт павильонда Татарстан халыклары
ассамблеясенең 20-дән артык милли-мәдәни мохтарияте тәкъдим ителгән. Павильоннарда
милли тәм-томнардан авыз итәргә, милли киемнәр, бизәнү кирәк-яраклары һәм кулдан
ясалган башка әйберләр сатып алырга мөмкин. Фестивальдә шулай ук халык
кәсепчелеге күргәзмәсе дә эшли, анда Кукмара итекләре, кыйммәтле металлардан
ясалган бизәнү әйберләре, иконалар һ.б.лар сатыла. Зөя утрау-шәһәрчегенә
багышланган фотокүргәзмә эшли. Шәмаиль һәм икона ясау буенча мастер-касслар
уза.
Рөстәм Миңнеханов павильон һәм күргәзмәләр белән танышты,
аннары җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Мин сезгә уңышлар,
нык сәламәтлек телим. Һәркайсыгызга гражданлык позициягез, сезнең активлык,
республикабыз, илебез үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә”, -
диде Рөстәм Миңнеханов. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар алдында ТР мөфтие
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да чыгыш
ясады.
Фестивальне оештыруда республикада яшәүче барлык конфессия
вәкилләре катнашкан, алар концерт программасына үзләренең иҗат төркемнәре
чыгышларын керткән. Концерт программасында професионаллар да, үзешчән сәнгать
коллективлары да бар. Үзешчән сәнгать коллективлары Бөгелмә, Менделеевск
районнарыннан, Чаллыдан килгән. Моннан тыш, бәйрәмне Татарстан халыклары
ассамблеясе иҗат төркемнәре, шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт
камера хоры, ТРның атказанган артистлары чыгышы да бизәде. Кич белән яшьләр
коллективлары чыгыш ясый, алар заманча эшкәртүдә этник музыка тәкъдим итәчәк.
Фестиваль 19.00дә тәмамлана, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.