Казан Мэры 65 еллык гаилә тормышы тирә-юньдәгеләр өчен лаеклы үрнәк булуын билгеләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Андреевич Бабичев һәм хезмәт ветераны Гертруда Александровна Никитина бүген гаилә корып яшәүләренең 65 еллыкларын билгеләп үтәләр. Юбилярларны “корыч” туйлары белән Казан Мэры Илсур Метшин да котлады. Аның белән бергә Казан Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җиткәчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова катнаштылар.
Александр Андреевич һәм Гертруда Александровна 1945 елда Казанның сәнгать училищесында танышканнар, биредә алар бергә укыган. 1949 елның 7-нче октябрендә аларның туйлары була, соңыннан кызлары һәм уллары туа, бүген исә биш оныкчык тәрбиялиләр.
Юбилярлар Мэрга үзләренең туйларын ничек тыйнак кына уздыруларын сөйләп үттеләр. “Туй Кадышевская урамында әнинең 18 кв.м мәйданлы фатирында узды. Студентлар һәм укытучылар килде. Туй, шул исәптән өстәл дә гади генә итеп әзерләнгән иде”, - дип искә ала Гертруда Александровна.
Александр Андреевич һәм Гертруда Александровна – иҗат интеллигенциясенең якты үрнәкләре. Алар шәһәрнең мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт иткәннәр. Александр Бабичев 20 ел 2-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә эшләгән, шуның 14 елы – директор вазифасында. Гертруда Никитина 24 ел шушы ук мәктәптә рәсем, рәсем сәнгате һәм композиция укыткан. Гаилә әгъзалары актив рәвештә картиналар иҗат иткәннәр, аларның кайберләрен бүген Татарстанның Сынлы сәнгать музеннан һәм “Татарстанда мәдәният һәм сәнгать” сайтыннан карап була.
Казан Мэры 65 еллык гаилә тормышы – тирә-юньдәгеләр өчен лаеклы үрнәк булуын билгеләде. “Мондый зур вакыйганы без игътибардан читтә калдыра алмадык. Бу сезнең балаларыгыз өчен генә түгел, оныкларыгыз, күршеләрегез, танышларыгыз өчен дә үрнәк булып тора. Сез сугыштан соңгы тормышның авырлыгын татыгансыз, Советлар Союзының таркалуын, яңа Россиянең төзелүен һәм үзгәртеп коруларны үз җилкәгездә тойгансыз. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, пар күгәрченнәрдәй утырасыз. Балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз сезне һәрвакытта да сөендереп торсыннар”, - диде Мэр һәм ветераннар туеның 70 еллыгына да килергә сүз бирде. Илсур Метшин юбилярларга кухня комбайны бүләк итте.