Узган ел Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсе социаль өлкәнең 34 объектында 1,5 млрд сумлык эшләр башкарган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә идарә башлыгы Марат Сәмигуллин хәбәр итте.
«Горводзеленхоз» һәм «Шәһәрне төзекләндерү» МУПларын да кертеп, шәһәрне төзекләндерү объектларында шактый яңарту башланды. «Ярты гасыр чамасы элек төзелгән элеккеге базалар мораль яктан искергән һәм заман таләпләренә масштаблары буенча да, җиһазланышы буенча да җавап бирми, – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин. — Төзелеш тиз темплар белән бара. «Горводзеленхоз» теплицалары әзер диярлек, чиратта – административ корпус һәм инфраструктура объектлары. Без шулай ук «Шәһәрне төзекләндерү» базасындагы эшләрнең барышын тикшерәчәкбез».
Аерым алганда, узган елда Воровский урамындагы «Шәһәрне төзекләндерү» МУП базасын төзүнең беренче чираты гамәлгә ашырылды. Территориядә автотранспорт хезмәте склады, диспетчерлык белән контроль-үткәрү пункты һәм сак пункты урнашкан. Хәзерге вакытта 2 гектардан артык мәйданны биләгән базада ремонт блогында, административ-көнкүреш корпусында һәм катнашманы һәм реагентларны саклау складында төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә. Төзелеш тәмамланганнан соң, «Шәһәрне төзекләндерү» МУП үзенең бөтен автопаркын, җиһазларын, чыгым материалларын урнаштыра һәм махсус техниканың җыештыру урыннарына килү вакытын яраклаштыра алачак.
Шулай ук узган елда Даурия урамында «Горводзеленхоз» МУП Механизация һәм теплица хуҗалыгы базасы төзелә башлады. VENLO тибындагы теплица — заманча югары технологияле һәм тулысынча автоматлаштырылган комплекс. Биредә кирәкле дымлылык дәрәҗәсен, температура режимын, үсемлекләрне тигез сугару һәм тукландыруны тәэмин итә торган яңа технологияләр кулланыла. Яңа теплица комплексы шәһәрне яшелләндерү күләмнәрен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы елда административ-көнкүреш корпусын, ремонт блокларын һәм хуҗалык-техник хезмәт күрсәтү биналарын төзүне үз эченә алган төзелешнең икенче һәм өченче чиратларына керешү планлаштырыла, – дип хәбәр итте Марат Сәмигулин.
Мөһим проектларның берсе мәдәни мирас объектын төзекләндерү булды – Кремль урамындагы 7 нче номерлы бинада мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен, эшләр белән идарә итүне, кадрлар сәясәте идарәсен һәм шәһәр Башкарма комитетының телекоммуникация технологияләре бүлеген урнаштыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта объект тулысынча фәнни-проект документлары нигезендә торгызылган һәм заманча файдалану өчен җайлаштырылган. Бер үк вакытта янәшәдәге территория тулы төзекләндерелә – Шәһәр көненә Миславский урамында яңартылган сквер ачу планлаштырыла.
«Хәзерге вакытта Кремль урамындагы 7 нче йорт өч идарәне урнаштыру өчен җиһазландырыла: мәгълүмати технологияләр, кадрлар сәясәте һәм эшләр белән идарә итү. Зур эш башкарылды. Ышанам ки, хәзер бина тагын бер дистә ел хезмәт итәчәк», — дип билгеләде Илсур Метшин.
Узган елда идарә тугыз мәдәни мирас объектына капиталь ремонт ясаган. Хәзерге вакытта мәдәни мирас объекты булган Миславский урамындагы 4 нче бинага капиталь ремонт ясала (Харитонов типографиясе, 1896 ел). Биредә торак сәясәте идарәсе урнашкан. Агымдагы елда бинаның фасадын тарихи кыяфәтенә туры китереп торгызу эшләрен төгәлләү планлаштырыла.
Параллель рәвештә «Иске шәһәр» префектурасы бинасында (Мәрҗани ур., 40/1) һәм Дементьев урамындагы 2б номерлы бинада (Административ-техник инспекция идарәсе) ремонт эшләре алып барыла.
«Вертолет» яшьләр үзәгендә капиталь ремонт тәмамланган. Тышкы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре – 218 метр, салкын су белән тәэмин итү — 52 метр, шулай ук Ямская урамындагы 3 нче административ бина һәм башка объектлар төзәтелгән.
Моннан тыш, узган ел 32 нче Хәрби шәһәрчек территориясендә җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә капиталь ремонт ясалган һәм Сул Болак урамындагы 56 нчы йорт ишегалдындагы авария хәлендәге корылмалар җимерелгән.
Шулай ук Достоевский урамындагы 35/10 номерлы йортта авария хәлендәге бина җимерелде, аның урынында Шәһәрнең үсеш институты яңа административ бина проектын эшли.