Шәһәрне кардан чистарту эшләрендә 594 махсус техника берәмлеген куллану планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин кар җыю техникасының кышкы сезонга әзерлек барышын тикшереп кайтты. Башкала җитәкчесе “Шәһәрне төзекләндерү” МУП предприятиесе базасында булды, техниканың торышын, шулай ук предприятиядә эшләү шартлары белән танышты.
Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, шулай ук “Шәһәрне төзекләндерү” МУП предприятиесе җитәкчесе Камил Закиров катнаштылар.
Камил Закиров хәбәр иткәнчә, предприятие махсус техника берәмлекләренең кирәкле саны белән тәэмин ителгән. Алар яхшы хәлдә, ремонт эшләре вакытында ясалган. МУП җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта машиналарның күбесе карны чистарту өчен яраклаштырылган, әмма техниканың яртысы диярлек җәйге комплектациядә кала, чөнки карсыз вакыт озакка сузылырга мөмкин. Шулай ук Камил Закиров предприятиенең кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгәнлеген дә билгеләп үтте.
Казан Мэры кар чистарту машиналарының торышы белән кызыксынды һәм үзенең канәгать булуын белдерде.
Шулай ук шәһәр җитәкчесе МУП хезмәткәрләре эшли торган шартлардан, яхшы хезмәт өчен тиешле уңайлыклар булдырылуына шат булуын җиткерде.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев кышкы сезонда 594 махсус техника берәмлеге кулланырга планлаштырылганлыгын билгеләп үтте. “Барлык предприятиеләр дә әзер, без барысына да бардык, аларның әзерлекләрен тикшереп чыктык. 6 кар эретү пульты һәм 8 кар эретү камерасы әзерләнгән, алар көн саен 7 мең тоннага кадәр карны утильләштерәчәкләр. Кар артык күп итеп яуган очракта, шәһәрдә карны вакытлыча җыю һәм эретү өчен махсус мәйданчыклар әзерләнде”, - дип өстәде Игорь Куляжев.
Ул шулай ук бозлавыкка каршы 7 мең тонна реагент сатып алынганлыгын җиткерде. “Узган елда без 12,5 мең тонна кулландык, әмма узган кышны күп кар яуды дип әйтеп булмый. Кышның беренче яртысына җитәрлек реагентлар алынды инде”, - дип билгеләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Шәһәр башлыгы кышкы сезонга тулысынча әзер булырга чакырды, шул очракта кисәк күп итеп кар явулардан килеп чыга торган кыенлыклар да куркытмаячак, дип ассызыклады ул.