Хәзерге вакытта Казанда 424 тукталыш түбәсенә (гомуми
санның өчтән бере) Казанның реклама компанияләре хезмәт күрсәтә. Быел аларга
тагын 36 объектны тапшыру планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан
Башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр
Баһаветдинов хәбәр итте.
2024 ел башына реклама фирмалары 390 тукталыш түбәсенә
хезмәт күрсәткән. Ел дәвамында аларга тагын 34 объект өстәлгән, ә 10 ел эчендә әлеге
контрактлар буенча бюджет кереме 46,3 млн сум тәшкил итәчәк. Компанияләр
тукталыш түбәләрен чиста тотарга, мәгълүмат панельләре, кисәтү билгеләре,
яктырткычлар урнаштырырга, даими рәвештә җыештырырга, эскәмияләрне ремонтларга
һәм зыян килгән пыялаларны алыштырырга тиеш.
2025 елда Ямашев, Әмирхан, Чистай, Айдаров
урамнарында, Себер тракты, Глушко, Родина, шулай ук Отары бистәсенең Садовая
урамында урнаштырылган тагын 36 түбәне тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш,
Чуйков, Короленко, Кол Гали, Габишев, Рихард Зорге, Даурия, Болотников
урамнарындагы искергән конструкцияләрне алыштырачак 13 реклама түбәсе кую
проекты әзерләнгән.
Хәзерге вакытта вандализм җитди проблема булып кала:
2024 елда тукталыш түбәләренең киртәләү өлешләрендәге 132 пыяла зарарланган, ә
2025 елның беренче кварталында – инде 59. Торгызу реклама фирмалары хисабына
бара, әмма инцидентлар санының артуы реклама компанияләренә хезмәт күрсәтүгә
муниципаль тукталыш түбәләрен тапшыру проектының алга таба үсешен сорау астына
куярга мөмкин.
Хәзер аларның торышын тикшереп торуга аерым игътибар
бирелә: санитар чистарту буенча икеайлык дәвам итә. Казан мэры Илсур Метшин
җаваплы затларны 9 Майга барысын да тәртипкә китерергә чакырды: «Безнең реклама
бирүчеләргә һәм тукталыш хуҗаларына тукталышларның Җиңү бәйрәменә тиешле хәлгә
китерелгән булырга тиешлеген әдәпле генә искә төшерергә кирәк. Бу шәһәр
балансында булган тукталышларга да кагыла».