Йорт яны территорияләрен төзекләндерү өлкәсендәге шәһәрлеләрнең инициативасы башкаланың калган кешеләре өчен дә үрнәк булырга тиеш, дип саный Казан Мэры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Йорт яны территорияләрен төзекләндерү өлкәсендәге шәһәрлеләрнең инициативасы башкаланың калган кешеләре өчен дә үрнәк булырга тиеш. Казан Мэры Горсовет урамы 17-нче номерлы йорт һәм Әмирхан проспекты 2-нче номерлы йортларның республика программасы буенча комплекслы ремонтланган ишегалларын караган вакытта шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгын Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, "Заречье” идарәче компаниясе директоры Олег Калимов һәм "Уютный дом” идарәче компаниясе директоры Марат Нуриев озата йөрделәр.
920 кеше яшәүче Горсовет урамындагы 17-нче номерлы йортта ремонт биредә яшәүчеләрнең активлыгы аркасында башкарылган – казанлылар район администрациясенә йорт яны территориясен ремонтлау үтенече белән даими рәвештә мөрәҗәгать итеп торган. Бүгенге көндә биредә 10920 кв.м мәйданда асфальт катламы алмаштырылган, "Заречье” идарәче компаниясе көче белән кече архитектура формалары урнаштырылган, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары булдырылган.
Казан Мэры башкарылган эшнең сыйфатлы булуын бәяләде һәм инициативалы шәһәрлеләрдән яшәүчеләрнең үз ишегалларына сакчыл мөнәсәбәт күрсәтәләрме дип кызыксынды. “Капремонт үткәннән соң, биредә яшәүчеләр азрак чүпли башладылар”, - дип билгеләде ишегладын җыештыручы Надежда Ильина. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Заречье” идарәче компаниясе хезмәткәре Надежда Ильина “Иң яхшы ишегалды” шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы ишегалды җыештыручысы дип табылган.
“Элек булган ишеглады һәм хәзергесе – җир белән күк кебек. Хәзер биредә матурлык: ишегалды да, балалар мәйданчыгы да төзекләндерелгән. Администрация башлыгына һәм Мэриягә шундый бүләк өчен рәхмәт”, - дип рәхмәтен белдерде Горсовет урамындагы 17/1 номерлы йортта җаваплы булып торган Борис Кузьмичев. Сүз уңаеннан, ул торак-коммуналь хуҗалыгы һәм тышкы төзекләндерү үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Татар фольклоры мотивлары буенча бизәлгән Әмирхан проспекты 2-нче номерлы йорт ишегалдында шулай ук комплекслы ремонт ясалган, 8120 кв.м мәйданда асфальт катламы алмаштырылган. Ремонт барышында 28 законсыз урнаштырылган гараж сүтелгән, аларның урынына спорт һәм балалар мәйданчыклары, скульптур композицияләр барлыкка килгән, чәчәк түтәлләре ясалган һәм ял итү зоналары оештырылган. Территория Әмирхан проспекты 2, 2а, 4а, 10а номерлы йортларында яшәүче 2160 кешегә хезмәт итә.
Ишегалларын караган вакытта Казан Мэры биредә яшәүче халык белән дә аралашып алды, үткәрелгән капиталь ремонттан алган тәэсирләрен белеште. “Ишелалды өчен рәхмәт, бик матур. Өлкәннәргә йөрер өчен, балаларга уйнар өчен урын булды”, - диде биредә яшәүчеләрнең берсе. “Мин әлеге ишегалдын яхшы беләм, элек ничек булганлыгын да хәтерлим. Бүген без матур, чиста һәм уңайлы ишегалдын күрәбез”, - диде Мэр.
Илсур Метшин йорт яны территорияләрен төзекләндерү өлкәсендәге шәһәрлеләрнең инициативасы башка кешеләргә дә үрнәк булып торырга тиеш. “Халыкның берләшүе һәм Президент һәм район администрацияләре ярдәме белән үзләренең ишегалларын төзекләндерү өстендә эшләүләре куандыргыч. Моннан кәеф тә күтәрелә. Хәзерге Казанны элеккеге Казан белән чагыштырып карыйк: элек шәһәрлеләр балкон тәрәзәләреннән буш шешә һәм тәмәке төпчекләре атырга да тартынып тормый иде, ә хәзер юлларда чүп-чар күзгә күренеп кими. Урамнарда һәм юлларда чисталык, яшелләндерү кешеләрне акрынлап чисталыкка һәм тәртипкә өйрәтә. Барлык ишегалларын да шундый итү – безнең хыял”, - дип җиткерде Мэр.
Илсур Метшин Казанда ишегалларга капиталь ремонт ясау буенча эш алга таба да дәвам ителәчәк дип ассызыклады. “Без әлеге сорау белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттек. Республика башлыгы безне ишетте. Бу елда программа кысаларында зур күләмдәге эш башкарылды. Киләсе елда аны дәвам итәргә сүз бирәбез”, - дип билгеләде И.Метшин.