Еллык план үтәлеше 70% тәшкил итә.
(KZN.RU, 4-нче ноябрь). “Яшел рекорд”ның көзге этабы башланганнан бирле Казан урамнарында 28 мең зур булып үсә торган агач утыртылган. Бу елга планлаштырылган эшләр тәмамлануга язгы агач утырту эшенә әзерлекне башларга кирәк, дип белдерде бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин.
Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев узган атнада Казанда 4800 агач утыртылды дип хәбәр итте. Шуларның 2600-е махсуслаштырылган предприятиеләр, тагын 1800-е “Таиф”, “Корсар”, “Ак Барс Банк”, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжы кебек кече һәм урта бизнес предприятиеләре тарафыннан утыртылды.
“Көзге этап башыннан барлыгы 28 мең агач һәм 4 мең куак утыртылган. Еллык план үтәлеше 70% тәшкил итә. Ишегалларында һәм мәктәпләрдә агач утырту тәмамланган, шуңа күрә басым хәзер урам-юл челтәре буенчдагы объектларга ясалачак. Һава шартлары агачларны тулы күләмдә утырту мөмкинлеген бирә”, - дип билгеләде Игорь Куляжев.
Илсур Метшин язын агач утыртуга алдан ук әзерләнә башларга кушты. Аерым алганда, шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, агачларны күпләп утырту урыннарын хәзер билгеләргә, утырту материалын һәм минераль ашламаларны хәзер сатып алырга була.