Бер атна эчендә диярлек җыелган 15 тонна гуманитар йөк кичә төяп куелган.
(KZN.RU, 2-нче ноябрь.) Бүген иртән Казан предприятиеләре тарафыннан Хабаровскида су басулардн зыян күрүчеләргә дип җыелган гуманитар ярдәмнең беренче өлеше озатылды. Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе Алексей Песошин әйтүенчә, сүз хәзер вакытлыча урнаштыру урыннарында яшәүче Ерак Көнчыгыш шәһәре кешеләренә адреслы максатчан ярдәм турында сүз бара.
«Бүгенге көндә Казан көчәйтелгән режимда алдагы салкыннарга әзерләнә, ләкин бездәге кыш белән бәйле кыенлыкларның Ерак Көнчыгыштагы су басулардан зыян күрүчеләр каршында килеп туган авырлыклар белән чагыштырырлык та түгел икәнлеген без яхшы аңлыйбыз. Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин кушуы буенча, Хабаровск шәһәре администрациясе тарафыннан бирелгән заявкаларга адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча һәм кирәк-ярак җыю оештырдык», - дип белдерде Башкарма комитет Җитәкчесе йөкне озату пункты - «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиясе базасында.
Бер атна эчендә диярлек җыелган 15 тонна гуманитар йөк кичә төяп куелган. Бу җылы киемнәр, шәхси гигиена кирәк-яраклары, көнкүреш техникасы, җылыту чаралары. Исемлектәге һәр әйберне билгеле бер гаилә көтә, һәрбер кием-салым ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең размерлары буенча сайланган.
«Бөтен дөнья белән» хәйриячелек акциясе кысаларныда шәһәрдәге 97 предприятия тарафыннан әйберләтә яисә акчалата 8 млн. сум җыелган. «Деловые линии» Петербург компаниясе гуманитар ярдәмне түләүсез илтүе белән ярдәм итә. Башкарма комитет Җитәкчесенең торак-комуналь хуҗалык һәм тышкы төзекләндерү эшләре буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм алданрак җибәрелгән. Моннан тыш, Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын Ерак Көнчышыштагыларга ярдәм фондына инде күчергәннәр иде.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов, Идарәгә, Ерак Көнчыгышта булган трагедиядән соң, шәһәрлеләрдән ярдәм күрсәтергә әзрелекләрен белдереп меңләгән шалтыратулар булды, дип сөйләде. Гуманитар ярдәмне ул үзе озата барачак, чөнки узасы юл гади генә түгел.
Казаннан Хабаровскка кадәр юлның озынлыгы 8 мең километрны тәшкил итә. Йөк 14 нче ноябрьдән дә соңга калмыйча барып җитәргә тиеш дип планлаштырыла. Юлда Екатеринбург, Омск, Новосибирск, Иркутск, Красноярск, Улан-Удэ шәһәрләре. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә юлда катлаулы урыннар да бар. «Сугыштан зыян күргән Көньяк Осетиягә ярдәм илткәндә дә катлаулы очраклар булган иде, без регионнардагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы коллегаларыбыз белән бәйләнешкә кердек. Хәзер без шулай ук алар белән бәйләнештә торып, килеп чыккан проблемаларны тиз хәл итәрбез һәм йөкне вакытында илеп җиткерербез дип ышанам», - диде Фердинад Тимерханов.
Алексей Песошин ахырда хәйриячелек акциясендә катнашкан предприятияләргә рәхмәтен белдерде. «Ерак Көнчыгышта зыян күрүчеләргә тагын ярдәм итәргә теләүчеләр булса, безнең өстәмә йөк озатырга мөмкинлегебез бар», - дип тә белдерде Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе.