Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләвен дәвам итә.
(KZN.RU, 4-нче ноябрь). Шәһәр хакимияте авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләсенә аеруча игътибарлы булырга тиеш, анда Казан халкы авылда җитештерелгән продукцияне сатып ала. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләвен дәвам итә. Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов сүзләренчә, узган атнада оештырылган ярминкәләргә “Татпотребсоюз” кебек эре авыл хуҗалыгы холдинглары, “Ак Барс”, “Татагрохим” һәм башка холдинг компанияләре җәлеп ителгән.
“Бу безнең халыкка сайлау өчен җирле җитештерүнең тагын да күбрәк сыйфатлы продукциясен тәкъдим итү мөмкинлеген бирде һәм шунда ук нәтиҗәсен дә күрсәтте. Шулай итеп, 2 ноябрьдә Казан ярминкәләрендә гомуми суммасы 45 млн-ны тәшкил иткән продукция сатылды. Чагыштыру өчен, авыл хуҗалыгы азык-төлеге, уртача алганда, 20-25 млн. сумлык сатыла”, - дип хәбәр итте Иван Кузнецов. Аның сүзләренә караганда, барлыгы ярминкәләр башланган вакыттан алып 213 млн.сумлыктан артык продукция сатылган.
“Ярминкәләр механизмы яшәү хокукы алды. Биредә казанлылар авылда җитештерелгән продукцияне кышка әзерләп хәзерләп куя ала. Без әлеге барышны оештырырга һәм ярминкәләр эшчәнлеген игътибар белән күзәтергә тиеш. Агросәнәгать паркының үсеш алуы сөендерә. Ул нәкъ менә авыл халкы арадашчыларсыз авыл хуҗалыгы продукциясен арзан бәядән сата алсын өчен барлыкка китерелде дә инде”, -дип йомгаклады Илсур Метшин.