Казандагы 2013 елгы Универсиада бүгенге Россиянең иң уңышлы проекты булды, дип ышанычын белдерде РФ спорт министры.
(KZN.RU, 29-нчы октябрь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин РФ спорт министры Виталий Муткога Казанның Мактаулы гражданины билгесен тапшырды. ТР Президенты катнашындагы әлеге тантана бүген шәһәребез Ратушасында узды.
Виталий Муткога мактаулы исем бирү турындагы карар Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXIV сессиясендә кабул ителде. РФ спорт министры Казанның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, шәһәр авторитетын арттыруда, халыкара аренада ТР башкаласының имиджын ныгытуга кертүе белән билгеләнде. “Соңгы еллар дәвамында без РФ Спорт министрлыгы белән берлектә эшләдек. Виталий Мутко 2013 елгы Универсиадага әзерлек проектын контрольдә тотты. Уртак хезмәтебезнең төп нәтиҗәсе – Казанның яңа дәрәҗәгә чыгарган Студентлар уеннарының уңышлы үткәрелеше”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Универсиадага әзерлек вакытында җөмһүриятебез башкаласында шәһәр инфраструктурасының сыйфатлы үзгәреше хакында искә төшереп узды. Моңа федераль хакимиятнең һәм РФ спорт министрының Уеннарны оештыручылар белән даими контактта булуына ирешеп булды.
“Иң мөһиме, безнең проект дәвам итә. Күптән түгел сез РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләү буенча оештыру комитетының рәисе итеп билгеләндегез. Моннан тыш, безне тагын бер зур проект – 2018 елгы футбол чемпионаты көтә”, - дип билгеләде ТР Президенты.
Илсур Метшин үз чиратында Татарстан башкаласы халкы исеменнән Виталий Муткога Казанның Мактаулы гражданины билгесен тапшыру зур шәрәф икәнлеген билгеләде. Казан Мэры шуны да искә төшереп узды, 2013 елгы Универсиада үткәрелеш тарихында иң әйбәте һәм катнашучылар саны ягыннан рекордлы итеп билгеләнде.
“Һәр чараның үз каһарманнары бар. Әлеге спорт бәйрәмен без берничә ел әзерләдек. Көн саен оештыру комитеты рәисе һәм РФ спорт министры Виталий Мутко җитәкчелегендә эшләп килдек”, - дип билгеләде Илсур Метшин. Виталий Мутко кабат Казанда булуыма шатмын, дип белдерде.
“2013 елгы Универсиада бүгенге Россия тарихында иң уңышлы проект дип табылды. Аңа әзерлек вакытында бөтен Татарстан һәм Казан халкы, җөмһүриятебез һәм шәһәребез җитәкчелеге, федераль хакимият белән бер зур команда булып эшләде. Казанда уза торган модернизация илебезнең барлык шәһәрләре өчен үрнәк булып тора”, - дип белдерде РФ спорт министры.
Виталий Мутко фикеренчә, Универсиада объектлары студентлар Уеннарының бай мирасы булуы зур әһәмияткә ия. “Казанда Универсиаданы уздырган вакытта бердәмлек булды. Бөтен шәһәр соңыннан тормышка ашырылган хыял белән яшәде. Татарстан һәм Казан җитәкчелеге белән эшләвемнән канәгать калдым. Җирле халыкка иминлек һәм тынычлык телим”, - диде РФ спорт министры.
Моннан тыш, Виталий Мутко “Казанның Мактаулы гражданины” исемен белән бирелгән премия өлешен “Барс канатлары” (“Крылья барса”) сәламәтлек ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган баскетбол клубына тапшырды. РФ спорт министры кулыннан сертификат команда капитаны Алексей Чугуновка тапшырылды. Шулай ук спорт министры бүген Казанда FIFA вәкилләре катнашында уза торган “Россия 2018” оештыру комитеты советы утырышында катнаша.