(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Бүген V чакырылыш
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышы узды. Сессия
эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, Хөкүмәт
әгъзалары катнаштылар.
Президиум тарафыннан көн тәртибенә 38 мәсьәлә чыгарылган
иде. Утырыш алдыннан парламент комитетлары рәисләре тагы яңа мәсьәләләр кертте.
Шул рәвешле, ТР Дәүләт Советының унөченче утырышының көн кадагына 46 мәсьәлә
чыгарылды.
Икенче һәм өченче укылышта 2016 елга Татарстан бюджеты
проекты кабул ителде, фикер алышу барышында аңа 280 төзәтмә җиткерелде. Традиция
буенча 2016 елга республика бюджеты проекты белән берлектә Дәүләт Советында мәҗбүри
медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турындагы закон проектын да карап
үттеләр.
Моннан кала, Рөстәм Миңнеханов төбәк юлларында зур йөк
машиналарын йөртүнең нәтиҗәләрен тикшерү буенча эшче төркем булдырырга дигән тәкъдим
белән чыгыш ясады. Утырыш барышында шулай ук җәмәгать судьялары сайланды, дип
хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.