(Казан шәһәре KZN.RU,
19-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Кышын шәһәрне тиешенчә карап тотуга, шул
исәптән йорт яны территорияләрен һәм тротуарларны чистартуга зур игътибар
бирергә кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин район башлыклары һәм идарәче компанияләр
җитәкчеләре белән уздырылган киңәшмәдә кышын территорияләрне чистартуга җәлеп
ителгән хезмәтләрнең эш нәтиҗәлелеген арттырырга чакырды. Чара шәһәрнең Мәскәү
һәм Киров районнары администрациясендә узды.
“Казанның төзекләндерелгән һәм чиста булуына кешеләр инде ияләшә
башлады, безнең куелган шушы планканы даими арттырып торырга кирәк”, - дип
мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы киңәшмәдә катнашучыларга.
Кышкы чорда шәһәр территорияләрен карап тоту һәм район
администрацияләрен техника белән тәэмин итү мәсьәләсе киңәшмәнең төп темасы
булды. Киңәшмә алдыннан шәһәр башлыгына бу елгы кышта ишегалларын чистартуда
кулланылачак техниканы күрсәттеләр. Алар арасында зур габаритлы чистарту
машиналары да, шул исәптән тротуарларны чистартуда кулланылачак кечкенәләре дә
бар иде.
Тулаем алганда, Казанның һәр районы җыештыру техникасы белән
комплектацияләнгән, һәм хәзер подрядчылар кар бураннарын курыкмыйча каршы
алырга әзерләр. Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе башлыгы Дамир
Фәттахов билгеләп үткәнчә, махсус техниканы алган вакытта ясала торган
субсидияләү программасы зур ярдәм күрсәткән.
Тротуарларны җентекләп чистартырга мөмкинлек бирә торган
техникаларны хәзер һәр районда алырга тырышалар.
Шәһәр территорияләрен чистарткан вакытта кул хезмәтеннән дә
баш тартып булмый. Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр
Гыйниятуллин мәгълүматларына караганда, Казанның подрядчы оешмалары составында
1577 ишегалды җыештыручы исәпләнә. Шулай да аларга ихтыяҗ зур әле. Мисал өчен, Вахитов
һәм Совет районында 50 кеше җитми, Совет районында – 51. Проблеманың төп
сәсбәбе булып түбән хезмәт хакы тора.
Ишегалларын җыештыручылар җитмәү проблемасын республика
районнарыннан кадрларны җәлеп итеп чишеп була.
Искәндәр Гыйниятуллин сөйләп үткәнчә, йорт яны
территорияләрен (җыештырыла торган
территориянең күләме 4,5 млн. кв.м) карап тоту белән 70-тән артык хезмәт
күрсәтә торган оешма, 16 зур идарәче компания шөгыльләнә.
“Ел саен без барлык юнәлешләр буенча да, бигрәк тә
төзекләндерү эшләрен камилләштерергә тиеш. Шәһәрне кышын карап тоту халык өчен
бик әһәмиятле мәсьәлә, шуңа да әлеге эшкә зур игътибар бирүегез сорала. Безнең бурыч
- әлеге өлкәдәге барлык проблемаларны чишү һәм даими рәвештә яңа алымнар эзләү”,
- дип белдерде И.Метшин.