И.Метшин: “Актив гражданлык һәм тормыш позициягез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез!”
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин олы буын вәкилләрен Өлкәннәр көне белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар, өлкән буын вәкилләре! Бүген – Халыкара
өлкәннәр көне, шул уңайдан без олы буын вәкилләренә, иминлегебез өчен сабыр
гына армый-талмый хезмәт иткән, безгә һәрвакыт таяныч булган әти-әниләребезгә,
остазларыбызга мөрәҗәгать итәбез.
Сез лаеклы тормыш юлы узгансыз, җилкәләрегездә – зур тәҗрибә
һәм акыл. Сез – мораль кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар. Без
сезнең казанышлар белән горурланабыз, актив гражданлык һәм тормыш позициягез
өчен рәхмәтебезне җиткерәбез!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхетле озын
гомер телибез! Кешеләргә армый-талмый ярдәм итүегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне
рәхмәтеннән ташламасын. Көн саен якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен тоеп
яшәгез!” – диелә мөрәҗәгатьтә.