Илсур Метшин сентябрь аенда “Милли рейтинг”ны әйдәп бара
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). “Рейтинг” мәгълүмати
коммуникацияләр үзәге “Милли рейтинг” проекты кысаларында 2015 елның сентябрь
ае буенча Россия Федерациясенең иң эре финанс-сәнәгать үзәкләрендә һәм төбәк
башкалаларында идарә итүче мэрларның эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа
тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Казан Мэры Илсур Метшин элеккечә “Милли
рейтинг”та лидер булып кала.
Рейтингны төзүчеләр билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы
җитәкчесе үткән айда югары сәяси активлылык күрсәткән: төзекләндерү һәм шәһәр
хуҗалыгы идарәсе мәсьәләләрен хәл итү белән бергә, Илсур Метшин республика
башлыгы Рөстәм Миңнехановның төп сайлау алды чараларында катнашкан. Мэр
командасының һәм РФ субъекты башлыгының эше көтелгән нәтиҗәләр китергән.
Татарстан сайлауларда катнашучыларның саны зур булуы һәм идарә итүчегә булган
зур ышаныч (Рөстәм Миңнеханов 94%-тан артык тавыш җыйган) белән аерылып тора. Татарстан
башлыгы фикерләренә теләктәшлек белдереп, Илсур Метшин үз имиджын ныгыту
мөмкинлегенә ия була: төбәк үзәге дәрәҗәсендә ул өстен сәяси фигура булып кала бирә.
Тикшеренү өчен төп мәгълүмат чыганагы август аеның икенче
яртысында һәм сентябрь аеның уртасына кадәр җыелган. Рейтингны төзү барышында
тикшерүчеләр ачык чыганак материалларына һәм инсайдер мәгълүматларына таянганнар.
Әмма иң мөһиме, белгечләр төп игътибарны төбәк һәм федераль экспертлар фикеренә биргән. Нәкъ менә шул мәгълүмат
чыганагы тикшеренүләрнең соңгы нәтиҗәләрен билгеләгән.
“Милли рейтинг”та икенче урында Белгород мэры Сергей
Боженов, өченче урында – Төмән администрациясе башлыгы Александр Моор.