Казан Мэры Татарстан башкаласындагы кунакханәләрнең дөнья чемпионаты спортчыларын каршы алырга әзерлеген бәяләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Казан кунакханәләре 24-нче июльдән 6-нчы августка кадәр Татарстан башкаласында үтәчәк спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015 кунакларын һәм анда катнашучыларны каршы алырга 100% әзер. Кунакханә бизнесының дәрәҗәсе Универсиада-2013-кә әзерлек чоры белән чагыштырып караганда, сыйфат мөнәсәбәтендә шактый арткан. Мондый фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр отельерлары белән “Мираж” кунакханәсендә узган очрашу барышында җиткерде.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, Казан кунакханәләрендә эшләүче хезмәткәрләр аерым хөрмәткә лаек. “Кунакчыллык буенча без бик җитди үсеш кичерәбез. Уңышның сере - ресепшнда кунакларны җылы каршы алу, официантның карашы ышанычлы булу кебек бик вак мәсьәләләргә яшеренгән. Әлеге детальләр ярдәмендә отель турында тулаем фикер барлыкка килә. Күрәм, бу өлкәдә без бик алга киттек, барчагызны да тәбриклим. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты безнең отельерларның, эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен үстерүдә тагын бер зур вакыйга булып торыр дип ышанам. Ә ярышлар исә туристлык бизнесының чәчәк атуында драйвер булып торачак”, - диде Мэр.
Очрашуга кадәр шәһәр башлыгы номер фондларының әзерлеге белән танышты, хезмәт күрсәтүче персонал белән аралашты һәм шәһәр үзәгендә урнашкан кунакханәләр тирәсендәге җирлек торышын тикшерде. Эшлекле сәфәрдә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Евгения Лодвигова, Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һ.б. катнашты.
Клиент төркемнәрен урнаштыру өчен шәһәрнең иң яхшы 20 кунакханәсе җәлеп ителәчәк. Биредә милли җыелма төркемнәрнең спортчылары һәм аларның вәкаләтле вәкилләре, хөкемдарлар төркеме, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, ФИНА җитәкчелеге әгъзалары яшәячәк. Чемпионат кунакларын кабул итәчәк кунакханәләрнең күбесе шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан. Һәм аларның барысына да кунаклар урнаштырылачак.
Шәһәр Мэры караган иң беренче отель “Park Inn by Radisson Kazan” булды. Биредә АКШ һәм Даниядән килгән спортчылар төркеме урнашачак. Чемпионат кунакларына 146 номер каралган. Бу отельның гомуми номер фондының 97% дигән сүз. “Корона” отелендә, үз чиратында, “ARD Radio” һәм “AZD/ZDF” телерадиотапшырулар компаниясе вәкилләре урнашачак. Башка чит ил журналистларын “Арт отель”, “Оазис” һәм “Европа” кунакханәләре карша ала.
“Биләр Палас Отель”дә Италия һәм Израиль спортчылары яшәячәк. Россия җыелма командасы спортчылары өчен “Мираж”, “Гранд Отель Казань” һәм “Кортъярд Марриотт Казань” кунакханәләре каралган.
Петербург урамында урнашкан “Гранд Отель Казан” һәм “Регина” отельләрен караганнан соң шәһәр башлыгы Бауман урамы буенча җәяүләп “Шаляпин Палас Отель”гә юл тотты. Петербург урамында шәһәр башлыгы койма белән әйләндереп алынган төзелеш мәйданчыгы торышына игътибар итте. Ярышлар башланырга 72 көн калып бара, беренче кунаклар һәм катнашучыларны каршы алырга – тагын да азрак көн. Шәһәр башлыгы фикеренчә, төзекләндерү өлкәсендә әле шактый эшләр башкарасы бар. “Бина милекчеләре отель тирәсен җәяүләп урап узсалар, өстәрәк катларга менеп, тәрәзәдән тышкы күренешне күзәтсәләр яхшы булыр иде. Үзәктә метро, ресторан һәм башка объектларга алып баручы җәяүләп йөри торган урыннар бар. Төзелешне туктатырга ярамый, ләкин территорияне чемпионатка кадәр төзекләндерергә, биредә тәртип урнаштырырга кирәк”, - диде Мэр һәм отельерларга отель тирәсендәге җирлекләрнең тышкы күренешен фотосурәткә төшереп хисап ясау бурычын йөкләде.
“Универсиада – беренче этап иде, ә дөнья чемпионаты – күпкә җитдирәк чара. Без үзебезне һәрьяктан камил итеп күрсәтергә бурычлы. Без халыкны Казан һәм Татарстан белән генә түгел, ә яңа Россия белән таныштырабыз. Халык яңа Россиягә беренче тапкыр килә. Безнең төп бурыч – аны бөтен яктан гүзәл итеп күрсәтү”, - диде сүзен йомгаклап Мэр.