Илсур Метшин төзекләндерү эшләрен карап тикшергәннән соң, аны лицейда булачак ачык хакспейс белән таныштырдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Инженерлык лицейларын булдыру - мәгариф өлкәсе үсешендә иң кирәкле адым. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасында әйтелгән мондый мәйданчыклар - техник югары уку йортлары, радиоэлектроника, авиа- һәм вертолет төзелеше предприятиеләре урнашкан Казанда, һичшиксез, булырга тиеш. Мәктәп яшендәге балалар техник белемнәр үзләштерергә тиеш. Гадел Кутуй урамы, 114 адресы буенча урнашкан 29-нчы номерлы һөнәри гимназиядә бара торган капиталь төзекләндерү эшләре барышын тикшереп кайтканнан соң, әлеге фикерне Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Бу елның сентябрь аенда биредә, төзекләндерү эшләреннән соң, физика-математика фәннәре тирәнтен өйрәнелә торган, проектлаштыру нигезләрен һәм Европа дәрәҗәсендәге программалаштыруны өйрәтә торган инженерлык лицее ачылачак.
29-нчы номерлы һөнәри гимназиягә Совет районы башлыгы Рөстәм Гаффаров, Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “СТК” ҖЧҖ подрядчы оешма директоры Айдар Вәлиуллин һәм 178-нче номерлы Мәгариф үзәге директоры Венера Хәйретдинова да килгән иде.
Айдар Вәлиуллин сүзләренчә, капиталь төзекләндерүгә кагылышлы республика программасы буенча 2015 елда мәктәпне төзекләндерү өчен 33 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Төп программа буенча, материаль чаралар түбә, подъезд, фасадны төзекләндерү эшләренә, үзәк җылыту челтәрен алмаштыру, су белән тәэмин итү системасын, бинага керү урыннарын төзекләндерүгә тотыла.
Ләкин, подрядчы сүзләренчә, 1963 елда төзелгән гимназиядә төзекләндерү эшләреннән тыш, бинаның эчке өлешендә дә үзгәртеп-кору эшләре башкарылырга тиеш. Объектны кулланышка тапшырганчы биредә гомумитөзелеш эшләре, вентиляцияне төзәтү, сак-пожар сигнализациясен урнаштыру, бина әйләнәсен койма белән уратып алу, канализация челтәренә тоташтыру белән бәйле хезмәтләр башкарылырга тиеш.
Илсур Метшин проектка бәйле эшләрнең сыйфатлы итеп башкарылып, күрсәтелгән вакыт аралыгында тәмамланасына ышаныч белдерде. «Куркынычсызлык, шул исәптән янгыннан саклау белән бәйле мәсьәләләргә аеруча игътибар итсәгез иде. Бина 1963 елда төзелгән булганлыктан, конструкцияләрнең ныклыгын тикшерергә кирәк. Башкарылмый калган сыйфатсыз эшләр буяу һәм евроремонт астында качып ятмаса иде”, - дип төзүчеләрне кисәтте шәһәр башлыгы һәм вентиляция челтәренә аерым игътибар итәргә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлүне тикшерү буенча иң катгый чаралар күрергә кушты.
Илсур Метшин төзекләндерү эшләрен карап тикшергәннән соң, аны булачак мәгариф учреждениесенең концепциясе белән таныштырдылар. Венера Хәйретдинова сүзләренчә, төзекләндерелгән бинада физика-математика фәннәре тирәнтен өйрәнелә торган, проектлаштыру нигезләрен һәм Европа дәрәҗәсендәге программалаштыруны өйрәтә торган инженерлык лицее ачылачак. Мәктәптә 5-нче сыйныфтан алып 11-нче сыйныфка кадәр 14 класс оештырылачак, шулай ук әзерлек сыйныфлары да тупланачак. Мондый төр классларда 15 бала укыр дип көтелә. Лицейда, гомумән, укучылар саны 320 кешене тәшкил итәчәк.
Лицей Казанның Совет районында урнашкан 178-нче номерлы Мәгариф үзәге базасында эшләячәк. Биредә шулай ук Гадел Кутуй урамында урнашкан 121-нче номерлы лицей – башлангыч лингвистика мәктәбе укучылары да укуларын дәвам итә алачаклар. Шулай итеп укучыларны КМТТУ-КАИ һәм КФУ укырга керергә әзерләүдә мөмкинлек бирүче бердәм белем бирү концепциясе булдырылачак. Югары техник белем алганнан соң, белгечләр КМПО һәм КАПО кебек Казан предприятиеләренә эшкә урнаша алачак. “Без Казан авиация институты белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Укучыларны 4 юнәлештә - авиация, җир өсте транспорты, радиоэлектроника, IT-технологияләр һәм сәнәгать дизайны буенча әзерлибез”, - дип сөйләде директор лицейның укыту программасы турында.
Ачык хакспейсны Венера Хәйретдинова мәгариф өлкәсендәге яңалык буларак билгеләп үтте. Бу - укучылар слесарьлык, радиомонтажлау лабораторияләрендә, шулай ук электроника һәм робототехниканы эшләү өчен каралган лабораторияләрдә эшли алачак дигән сүз. “Хакспейска укучы төрле вакытта керә ала”, - дип ассызыклады ул учреждениедә укучы өчен булдырылачак үзенчәлекле иҗади мохит турында. Директор лабораторияне җиһазлау өчен кирәк булган җайланмалар исемлеге белән таныштырды. Алар арасында 3D-принтер, фрезер станоклары, сканерлар һәм оештыру техникасы бар.
Моннан тыш, лицейда телләрне өйрәтүгә дә зур игътибар биреләчәк: балалар инглиз һәм немец телләрен, факультатив рәвешендә испан, француз, кытай телләрен өйрәнә алачаклар.
Булачак лицейның концепциясе турында сөйләшкәндә шәһәр башлыгы өзлексез инженерлык өчен белем бирү мәйданчыгын ачу фикеренә теләктәшлек белдерде. Илсур Метшин мондый төр лицейлар булдыруга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да фикере уңай булуын әйтеп үтте.
“Инженерлык лицейларын булдыру турында әти-әниләр, балалар, эш тәкъдим итүчеләр инде күптәннән хыялланалар. КАИ, КАПО, КВЗ, радиоэлектроника предприятиеләре булган шәһәрдә инженерлык лицейлары булырга тиеш! Балалар мәктәптә укыган чорда ук техник белемнәрне үзләштереп, урта мәктәптә үк үз куллары белән эшләргә өйрәнергә тиешләр”, - диде Мэр, һәм әлеге карарның мәгариф өлкәсе үсешендә иң кирәкле адым икәнен ассызыклады.
“Без нефть химиясе һәм химия башкаласы гына түгел, без машина төзелеше, авиа- һәм вертолет төзелеше буенча да алга киткән шәһәр. Булачак Туполевлар һәм Королевлар нәкъ менә шундый лицейларда укып, үзләренең сәләтләрен биредә ачарга тиешләр. Шунлыктан, лицей 1-нче сентябрьгә укучыларны кабул итә алсын өчен, алай гына да түгел уку йорты инженер-техник база белән тулысынча тәэмин ителеп, тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылсын өчен без барысын да эшләячәкбез”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.