Спорт бәйрәменең иң яшь чаңгычысына 3,5 яшь булса, иң өлкән яшьтәге катнашучыга - 87 яшь.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Казанда «Россия чаңгы юллары - 2015» XXXIII Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Әлеге чарада 20 меңнән артык спорт сөюче катнашты. Спорт бәйрәменең иң яшь чаңгычысына – 3,5 яшь булса, иң өлкән яшьтәге катнашучыга - 87 яшь. Казан Башкарма комитеты Аппаратының Эшләр идарәсе җитәкчесе Марат Сәләхов VIP-узышта “көмеш” яулады. Бу турыда бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Физик тәрбия һәм спорт комитеты җитәкчесе Илгиз Фәхриев җиткерде.
И. Фәхриев искәртеп үткәнчә, «Россия чаңгы юллары» традицион рәвештә, 1982 елдан бирле оештырыла.
Казанда ярышлар өчен төп мәйданчык “Солнечный” лагерына янәшә урнашкан Залесный бистәсендә каралган иде. Бирегә Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан 14 меңнән артык спорт сөюче җыйналды. Бәйге шулай ук тагын ике мәйданчыкта: Идел буе районының Бертуган Касыймовлар урамындагы махсус җайландырылган чаңгы трассасында һәм Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта узды. Идел буе районында катнашучылар саны 1,5 меңнән артык булса, Совет районына 4,5 меңнән артык спорт сөюче килгән иде.
Илгиз Фәхриев сүзләренчә, учреждение, оешма һәм предприятиеләрдән теркәлгән хезмәткәрләрдән тыш, бирегә чаңгы ярышларын яраткан спорт төре иткән халык та бик күп килгән. Алар үзләре аерым теркәлгәннәр. Массакүләм чаңгы ярышларында бу елда 20 меңнән артык спорт сөюче катнашкан. Иң яшь катнашучы Камил Гәләветдиновка - 3,5 яшь. Иң өлкән чаңгычы Әхмәт Сираҗиевка 87 яшь, диде Илгиз Фәхриев. Ярыш кысаларында шулай ук гаилә узышлары да үткәрелгән. Совет районыннан Кәримовлар гаиләсе спорт белән шөгыльләнүче иң яхшы гаилә исемлегендә.
Спорт сөючеләр белән беррәттән, ярышта профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре дә катнашты. Казан Башкарма комитеты Аппаратының Эшләр идарәсе җитәкчесе Марат Сәләхов VIP-узышта “көмеш” яулады. ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының җитәкче урынбасары - Эшләр идарәсе җитәкчесе Сергей Коростелев исә әлеге узышларда беренче урынны яулады. Әлеге ярышларда хатын-кызлар арасында беренче урын ТР Министлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиевага эләкте.
Җиңүчеләр РФ Спорт министрлыгы тарафыннан әзерләнгән кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Быел ТР министрлыкларында һәм ведомстволарда эшләүче хатын-кыз–җитәкчеләр беренче тапкыр аерым бүләкләнгәннәр. “Әлеге бәйге халыкны массакүләм физик хәрәкәткә этәрә, шәһәр халкы арасында үзеңне физик яктан камилләштерүгә бер үрнәк булып тора, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен менә дигән чара”, - дип ассызыклады Илгиз Фәхриев.
Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренчә, «Россия чаңгы юллары» ул җиңүдән бигрәк, катнашу мөһим булган үзенчәлекле бер чара. Башкала җитәкчесе бәйгедә катнашкан барлык спорт сөючеләргә рәхмәтен белдерде. «Россия чаңгы юллары»на гаиләләре һәм балалары белән килүчеләргә исә аерым рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге чара гаилә бәйрәменә әйләнсен иде. Без шәһәребездә чаңгы белән шөгыльләнү өчен алга таба да уңай шартлар тудырачакбыз», -диде Илсур Метшин.