Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы 8 февральдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). 8-нче февраль көнне барлык ил буенча “Россия чаңгы юллары-2015” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узачак. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ярышларга әзерлек турында Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бу елда Россиянең 71 төбәге, Алтай Республикасыннан алып Ямал-Ненец автоном округына кадәр, “Россия чаңгы юллары”нда катнашалар. Казанда төп старт Залесный бистәсендә, “Солнечный” лагере янында биреләчәк. Бирегә 8-нче февраль көнне бөтен шәһәрдән чаңгы спортын һәм актив тормыш алып барырга яратучылар җыелачак. Совет районы халкы өчен Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта старт биреләчәк.
“Россия чаңгы юллары” массакүләм ярышларында профессионал спортчылар белән беррәттән, спорт ветераннары да, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары, министрлык һәм ведомтсволар җитәкчеләре, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашачак. Традиция буенча программада гаилә командалары арасында да ярышлар булачак. Барлык җиңүчеләр дә РФ Спорт министрлыгының кубоклары, медаль һәм дипломнары белән бүләкләнәчәкләр.
“Бәйрәм тантанасы атмосферасын булдырыр өчен билгеләнгән мәйданчыкларда төрле күңел ачу чаралары оештырылачак, биредә иҗат коллективлары чыгыш ясавы көтелә”, - дип хәбәр итте Илгиз Фәхриев. Аның сүзләренә караганда, оештыручылар барлык кешеләр дә өчен дә максималь рәвештә уңайлы шартлар булдыруны максат итеп куйган. Хәзерге вакытта чаңгы трассасын, подъезд юлларын һәм парковка стоянкаларын әзерлиләр.
Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнашырга чакырды һәм Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренә шәһәрлеләргә үрнәк булып торырга кушты.
“Россия чаңгы юллары” стартына чыгарга теләгән кешеләр өчен теркәлү 2-нче февральдән алып 6-нчы февральгә кадәр 12.00-17.00 сәгатьләрдә “Хезмәт резервлары” стадионы чаңгы базасындагы мандатлы комиссиядә булачак. Рәсми ачылышы 8-нче февральнең 11.00 сәгатенә билгеләнгән.