Илсур Метшин хәйрия проектларына зур игътибар бирергә чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). Башкарма комитет адресына мөмкинлекләре чикле булган кешеләрдән килгән мөрәҗәгатьләр бар, шәһәр хезмәтләре үзләренең эшләрендә моңа зур игътибар бирергә, Татарстан башкаласында уңайлы мохит булдырырга тиешләр.
Татарстан башкаласы җитәкчесе искәртеп узганча, 1-сеннән алып 10-нчы декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы уздырыла, аның кысаларында мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен күптөрле чаралар үткәрү каралган. Планлаштырылган чаралар арасында белем бирүгә кагылышлы чаралар да бар, алар исә 17-сеннән алып 22-нче ноябрьгә кадәр Көзге игелек атнасы кысаларында уздырылган Мәрхәмәтлелек һәм хәйрия дәресләренең дәвамы булачаклар.
Казан Мэры әлеге эшне системага салырга чакырды. “Теләк булуы мөһим, әлеге эштә сабыр булу һәм даими рәвшетә шөгыльләнү сорала”, - дип билгеләде ул.
Башкарма комитет адресына мөминлекләре чикле булган кешеләрдән килгән мөрәҗәгатьләр бар, шәһәр хезмәтләре үзләренең эшләрендә моңа зур игътибар бирергә, Татарстан башкаласында уңайлы мохит булдырырга тиешләр, дип билгеләп үтте шәһәр Мэры. Илсур Метшин Интернет аша мөрәҗәгатьләрне кабул итү бүлегенә килгән бер мөрәҗәгатьне укып китте. Гарифҗанов ур., 26 адресы буенча яшәүчеләр пандусның подъезд төбендәге асфальтны җәйгән вакытта җимерелүен һәм аны тиз арада төзәтергә кирәклеге турында язалар. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов билгеләп үткәнчә, асфальт җәю ишегалларны төзекләндерү кысаларында башкарылган.
Шәһәр җитәкчесе пандуслар мәсьәләсен оператив рәвештә чишәргә чакырды, алга таба да мондый мөрәҗәгатьләргә игътибарлы булырга һәм мөмкинлекәре чикле булган кешеләр өчен уңайлы мохит булдырырга кушты.
Илсур Метшин инвалидлар декадасы кысаларында коммерцияле булмаган “Яктылык нуры” фонды мохтаҗлар өчен хәйрия чаралары оештырганлыгын җиткерде. Казан Мэриясе структур бүлекчәләренең күпләгән җитәкчеләре акциядәнең катнашучылар булып тора. “Күреп торам, бүген инде күпләр әлеге түштамгаларны алган”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм алырга өлгермәгәннәр бинага кергәндә сатып алыр дигән ышаначын белдерде.
Фото timeout.ru сайтыннан алынды.