Биредә яшәүче казанлылар шәһәр башлыгына башкарылган эшләр һәм чирек гасыр көткән кайнар су өчен рәхмәт белдерделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Глазунов урамындагы 6-нчы номерлы йортта үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфатын бүген Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.
Эш сәфәрендә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары адмнистрациясенең башлыгы Андрей Лобов, идарәче компания директоры Рөстәм Йосыпов һәм эшләрне башкарган подрядчы оешма җитәкчесе Чулпан Даянова катнашты.
Бу йортта яшәүче казанлылар белән аралашкан вакытта шәһәр башлыгы вакытында нәкъ менә алардан капиталь ремонт үткәрү, йорт янындагы территорияне төзекләндерү хакындагы мөрәҗәгатьләр килгәнен билгеләде. Монда яшәүчеләрдән торган инициатив төркем ярдәме белән бу йорт агымдагы елның капиталь ремонт программасына кертелде. “Безнең килешүләребез ни рәвешле тормышка ашырылганын карарга килдем”, - диде И.Метшин.
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шәһәр башлыгына Глазунов урамындагы 6-нчы номерлы йортта комплекслы ремонт башарылганын хәбәр итте. “Монда 2009 елда алмаштырылган түбәдән тыш, программа белән каралган һәртөр эш башкарылды”, - диде И.Гыйниятуллин һәм ремонтның бәясе 21 миллион сум тәшкил иткәнен өстәде. Моннан тыш, биредә йорт ишегалды территориясе тәртипкә салынган, квартал эчендә йөрү юлы ремонтланган, ишегалды төзекләндерелгән.
Казанлылар, Төньяк-сәнәгать җылылык челтәрен реконструкцияләгән өчен, аерым рәхмәт белдерделәр, шуның аркасында хәзер микрорайонда һәрвакыт кайнар су бар, ә кышын җылы бирүдә тоткарлыклар юкка чыгарылган диярлек. Казан Мэры җылы бирү сезонына әзерлек шәһәр службаларының өстенлекле юнәлешләреннән калганын ассызыклады. Шулай итеп, йортларны капиталь ремонтлау кысаларында йортларның борысларын җылыту эшләре алып барыла. Капиталь ремонт барышында экономияләнгән акча хисабына мондый эшләр шулай ук Глазунов урамындагы 6-нчы номерлы йортның борыс диварларында үтәлгән.
“Борысларны җылыту Казандагы күп йорт өчен актуаль, - дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин. – Нигездә бу, төзү вакытында дефект җибәрелгән 9 катлы йортлар”. Мондый эшләр, ТКХ комитеты рәисе сүзләренә караганда, Азино йортларында, шәһәрнең Идел буе, Яңа Савин районнарында алып барыла. Шәһәрнең җылы бирү сезонына әзерлеге турында сөйләгән вакытта, И.Гыйниятуллин җылы белән тәэмин итүче компанияләрнең барлык хастаханәләргә, балалар бакчаларына, кеше даими рәвештә күп булган учреждениеләргә җылы җибәрергә әзерлеге хакында хәбәр итте. “Бүгенге көндә барлык учреждениеләргә җылы җибәрү әзерлеге тәэмин ителгән. Торак фонд буенча хәзерге вакытта барлык йортлар әзер, документацияне, пресслау актларын, җылылык сезонына әзерлек паспортларын рәсмиләштерү бара. Казан җылылык сезонына әзер дияргә була”, - дип нәтиҗә ясады профильле комитет рәисе.
Исегезгә төшерәбез, рәсми рәвештә җылы бирү сезоны, нормативлар нигезендә, 5 көн рәттән термометр баганалары +8 градустан күтәрелмәгән вакытта старт ала. Казанда бу, гадәттә, сентябрь ахырына туры килә.