Рейтингны “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы әзерләгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең 2014 елның август ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән.
Ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренчелекне саклап кала алган. Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 2437,18 пунктны тәшкил иткән.
ММЧ ТР башкаласы җитәкчесе катнашындагы вакыйгалар турында хәбәр итә. Аерым алганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин ГТО нормативларын тапшыру буенча эстафетаны ачып җибәрделәр.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 17800 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелгән.
Август медиарейтингының икенче урынында – Самара шәһәренең Мэры Дмитрий Азаров (1229,86 пункт), өченче урында – Түбән Новгород башлыгы Олег Сорокин (686,79 пункт), дип хәбәр ителә “Медиалогия” компаниясе сайтында.
Шуны әйтергә кирәк, Илсур Метшин берничә ай дәвамында “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.