Бу елда шәһәрнең социаль инфраструктурасына 80 млн. сум акча кертеләчәк.
(KZN.RU, 10-нчы апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Кадышево шәһәр бистәсендәге төзелешен тикшерү барышында Шәһәр көненә балалар бакчасы һәм мәдәният йорты төзелешен тәмамларга кушты. Яндагы территориянең төзекләндерелүенә аерым игътибар юнәлтүне сорады. Бистәдәге балалар бакчасы һәм мәдәният йорты – тормышның үзәге, тормыш аларның эчендә генә түгел, әйләнә-тирәсендә дә кайнарга тиеш, дип ассызыклады Мэр һәм төзелеп килүче биналар янында “Яшел рекорд” проекты кысаларында яшелләндерү эшен башкарырга кушты.
Эшлекле сәфәрдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева, Авиатөзлеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, “Ак Таш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов һәм башкалар катнашты.
Авиатөзелеш районындагы Кадышево бистәсендә 80 балага исәпләнгән балалар бакчасы һәм 300 кешегә исәпләнгән күпфункцияле үзәк төзелешләре бу елгы кышта башланды. Ике объектның төзелеше дә график буенча бара. Шәһәр Мэры төзүчеләргә әлеге проектларны тормышка ашыруга зур җаваплылык белән якын килүләрен сорады. “Кадышево бистәсе шәһәр читендә урнашкан. Торак массивта яшәүчеләр паспортлары буенча үзләрен Казан кешеләре дип исәпли ала, шулай булгач алар өчен яхшы булган, башкалага яраклы шартлар булдырылырга тиеш. Безгә, гомумән, үзебезнең бистәләрне уңайлылык, балалар бакчаларындагы урыннар һәм медицина сыйфаты буенча алга әйдәргә кирәк”, - дип билгеләде И.Метшин.
Кадышевода 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр булган 80-нән артык бала яши. Яңа балалар бакчасы төзелеше барлык балаларны да мәктәпкәчә учреждениедә урыннар белән тәэмин итүгә китерәчәк.
Илсур Метшинга балалар бакчасы һәм мәдәният йорты төзелеше проектын күрсәттеләр, шулай ук шәһәр җитәкчесе белән бинаның фасад вариантлары карарлары буенча фикер алыштылар. Авыл мәдәният йорты проектын Мэр хуплады, ә балалар бакчасы проектын эшләп бетерергә кушты. “Балалар булган җирдә - һәрвакытта да көлү, тормыш, иртәгәге көн. Шуңа да әлеге объектларны яратып башкарырга кирәк. Яндагы территорияләрне төзекләндерү генә түгел, ә әби-бабайлар, балалар арбасы белән йөрүче аналар ял итәрлек итеп эшләргә кирәк”, - диде Мэр.
Илсур Метшин игътибарын балалар бакчасы һәм мәдәният йорты барлыкка килү белән иминлекне тәэмин итү кирәклеге дә артачаклыгына юнәлтте. Ул яңа объект террияторияләренә сыйфатлы яктырту элементлары һәм видеокүзәтү куярга, саклау системасын тәэмин итәргә кушты.
Яңа күпфункцияле үзәккә җирле китапханәне дә күчерү планлаштырыла.
Илсур Метшин җирле халык белән дә аралашып алды, бистәдәге төзелеш планнары турында сөйләде һәм аларны борчыган проблемалар турында сорашты. Җирле халык шәһәр җитәкчесенә йортларга ел саен ясала торган капиталь ремонт һәм су белән тәэмин итү системасының яхшыруы өчен рәхмәтләрен белдерде. Шулай да юл проблемасы әлегәчә чишелмичә тора. Мэр Шәһәр көненә 2 яңа юл барлыкка киләчәк һәм әлеге проблема өлешчә генә булса да чишеләчәк, дип белдерде. Шулай ук халык сукбай этләрдән дә зарланды. Мэр әлеге мәсьәләне контрольгә алырга ышандырды.
Илсур Метшин бистә тиздән башкала дәрәҗәсенә җитәчәк, дип ышандырды. “Бу елда без Кадышевога 80 млн. сум акча кертәбез. Мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә, ике юл – болар шәһәрне төзекләндерергә генә түгел, бистәне җитди рәвештә үзгәртергә дә мөмкинлек бирәчәк”, - дип сүзен төгәлләде Мэр.
Чиратта полиция терәк пунктына ремонт ясау тора. Биредә түбә алмаштырылачак һәм хокук тәртибе органнары хезмәткәрләре эше өчен барлык шартлар да оештырылачак.