Казан Мэры ТР Президентына сәламәтлек саклау өлкәсенә күрсәтелгән игътибары өчен рәхмәтен белдерде.
(KZN.RU, 3-нче март). ТР җитәкчелегенең игътибарлы булуы аркасында Казанда сәламәтлек саклау өлкәсе алга таба зур адым ясады. Бүгенге көндә шәһәребезнең поликлиникалары һәм хастаханәләре күпчелек очракта Европа стандарталарына туры килә. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде. Шәһәребез җитәкчесе хәзерге минутларда депутатларга узган ел эшчәнлеге буенча хисап тота.
Илсур Метшин хисап сессиясе эшендә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка сәламәтлек саклау өлкәсенә күрсәтелгән игътибары өчен рәхмәтен белдерде.
“Бүген безнең хастаханәлеребез һәм поликлиникаларыбыз күпчелеге җиһазландыру, ремонт, белгечлекләрнең әзерлек дәрәҗәсе буенча Европа стандартларына туры килә”, - диде Казан Мэры.
Илсур Метшин фикеренчә, Универсиаданы үткәрү көннәрендә хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр эшчеләре үз эшләрен бик яхшы итеп башкарган. “Бер генә җитди җинаятькә дә юл куелмады, кунаклар һәм ярышларда катнашучыларның куркынычсызлыгы югары дәрәҗәдә тәэмин ителде. Әмма иң мөһиме – барлык кунакларга һәм казанлыларга погоннардагы кешеләрнең яхшы мөнәсәбәте һәм кече күңеллелеге үрнәге күрсәтелде”, - диде Казан Мэры.