Бу атнада подрядчы оешмаларның урам-юл челтәрен кардан чистартып, юлларны норматив хәлгә китерерлек итеп киңәйтү эшен көчәйтү бурычы тора
(KZN.RU, 24-нче февраль). Бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр урамнары һәм йорт янындагы территорияләрдән кар җыештыруга җәлеп ителгән барлык шәһәр хезмәтләренә еш алышына торган һава торышы шартларына вакытында игътибар итеп чаралар күрүне йөкләде.
Аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, февраль башыннан Казан территориясендә 42 мм явым-төшем булган, бу исә агымдагы айлык нормасыннан 146% тәшкил итә . “Юлларны кардан чистартуга һәркөн 605 махсус техника җәлеп ителә. Бозлавык белән көрәшү өчен кыш башыннан бирле 68 тонна материал файдаланылды. Юллардан 500 мең тонна кар чыгарылды”, - дип хәбәр итте И.Куляжев.
Ул узган атнада һава торышына 0 градусны кичкән еш үзгәрешләр хас икәнлеген, шуңа бәйле юл предприятиеләренең төп эше бозлавыкка каршы көрәшкә юнәлтелгән иде икәнлеге хакында өстәде. Бу атнада подрядчы оешмаларның урам-юл челтәрен кардан чистартып, юлларны норматив хәлгә китерерлек итеп киңәйтү эшен көчәйтү бурычы тора, дип өстәде Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары.
Казан Мэры Илсур Метшин соңгы көннәрдә һава торышы шәһәр хуҗалыгы предприятиеләрен ныклыкка сынаганын ассызыклады. “Җылы һава салкын һәм көчле карга авышты. Мондый һава торышы кышның соңгы көннәренә хас. Без бу сезонны шәһәрлеләр өчен җитди авырлыкларсыз кичердек. Әмма халык әйткәнчә, соңгысы истә кала. Шуңа күрә сездән хәлне күзәтеп калмыйча, һава торышы көйсезлегенә вакытында чара күрүне сорый”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.