Беренче чират төзелеше 240 млн сумга бәяләнгән полигон “Чиста шәһәр” (“ПЖКХ” ҖЧҖ) компаниясенең инвестиция программасы кысаларында төзелә.
(KZN.RU, 21-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Самосырово чүплегеннән ерак урнашмаган, Мамадыш Трактында “Восточный” көнкүрештәге каты калдыклар яңа полигонында төзелеш барышы белән танышып чыкты. Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесе Денис Калинкин, ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин озата йөрде.
Беренче чират төзелеше 240 млн сумга бәяләнгән полигон “Чиста шәһәр” (“ПЖКХ” ҖЧҖ) компаниясенең инвестиция программасы кысаларында төзелә. Предприятиенең башкарма директоры Андрей Алешин проект документациясе нигезендә объект 2015 елда куллануга тапшырылырга тиешлеген билгеләде. Әмма ихтыяҗ зур булганлыктан, аны куллануга тапшыру агымдагы ел ахырына күчерелгән. Хәзерге вакытта биредә административ бина, контроль-үткәрү пункты бинасы, машиналар йөген үлчәү, япма төзү эшләре, шулай ук җир эшләре бара. Объект даими схема буенча электр белән тәэмин итүгә тоташтырылган.
Полигонның проект-смета документациясе экологик экспертизаны узган һәм уңай нәтиҗә алган. “Восточный” полигоны Самосырово чүплегеннән 500 метрда гына урнашканлыктан, шәһәр халкы өчен ул бернинди яңа экологик йөкләмә тудырмаячак, өстәмә санитар-яклау зонасы формалаштыру кирәкмәячәк. Шулай ук калдыкларны чыгаруның яхшы итеп эшләнгән логистикасын үзгәртергә туры килмәячәк.
Әмма полигонны куллануга кертү калдыкларны күмү куркынычсызлыгын яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәк. Бу мәсьәлә Илсур Метшинны аеруча кызыксындырды.
“Зарарлы матдәләрнең туфракка һәм җир асты суларына җибәрмәү – төп мәсьәлә. Моның өчен калдыкларны күмү урыннары махсус гидроизоляция пәрдәсе белән җиһазландырылачак. Насослар системасы өзлексез циркуляция һәм фильтратның парга әйләнүен тәэмин итәчәк”, - дип билдерде Андрей Алешин.
Моннан тыш, “ПЖКХ” ҖЧҖ башкарма директоры сүзләренә караганда, полигон тулысынча заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Аның гомуми мәйданы 40 га тәшкил итә, полигон проектының гомуми сыйдырышлылыгы – 6,8 млн куб.калдык. Александр Лобов сүзләренә караганда, дөрес кулланган очракта Казанга бу кимендә 15 елга җитәчәк. Бу сан Казанда яшәүчеләр саны миллион ярымга җитү исәбеннән саналган.
Илсур Метшин алга таба калдыклар белән эшләү планнары белән кызыксынды. ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин Казанда көнкүреш каты калдыкларын рекультивацияләү буенча эш алып барачак эшкәртү заводын төзергә кирәклеген билгеләде. Әмма әлеге проектны федераль хакимияте ярдәме белән генә тормышка ашырырга мөмкин. Хәзерге вакытта шулай ук Химия урамы буенча көнкүреш каты калдыклары полигонының икенче картасын төзү проектының килешү процедуралары бара. Эшләр 2015 елда башланачак дип планлаштырыла.
“Шәһәрдә барлыкка килә торган чүп күләме ел саен арта тора. Яңа полигон барлык экология таләпләренә җавап бирергә тиеш. Төзелештән кала полигоннан файдалану барышында да нык контроль кирәк, полигонга чүп тыгызландырылган хәлдә китерелергә тиеш. Бу рәвештә эш иткәндә мәйданнан озак вакыт кулланырга мөмкин булачак. Вакыт узу белән Җир артмаячак, пычранганнан соң һава, су һәм җир бик озак “терелә”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.