Чарада Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 11-нче август). Бүген Казанда Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Казанның Идел буе районындагы Каенлыкта уздырылган Сабантуй формасындагы тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Кунак һәм катнашучыларны Сабантуйның гадәти капкасы каршы алды, ул бу юлы ике экскаватор чүмечләрен кара-каршы югары күтәргән рәвештә ясалган иде. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручы рәсми затлар төрле компанияләр тәкъдим иткән күргәзмәләр белән танышты, шулар арасында ЮТК Казанский, Кощаково кирпеч заводы, поликарбонат җитештерү заводы, полиэтилен торбаларын җитештерүче “Техстрой” предприятиесе, “Аутомотив Гласс Альянс Рус” ЯАҖ һәм башкала компанияләр бар иде.
JCB Британия компаниясе җитештергән йөк төягеч экскаватор йөртүчеләре кунакларга үзләренең осталыкларын күрсәтте. Йөк төягеч экскаваторлар тамашасында бишенче серия машиналары катнашты. Гомумән, Британия компаниясе техникасы Татарстан Республикасының мөһим төзү объектларында киң кулланыла.
Республика муниципаль районнары оештырган иҗади мәйданчыкларны карап чыкканнан соң, вакыйга төзелеш өлкәсе хезмәткәрләре өчен Сабантуйның төп мәйданына күчте. Бәйрәм театральләштерелгән прологтан башланып китте, ул төзүчеләр һөнәренә багышланган иде. Бәйрәмдә тармакның ветераннарын, Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган төзүчеләрен сәламләделәр. Ветеран-төзүчеләрнең берсе яшь буынга, төзелеш техникумын тәмамлаучыларга һөнәр символы - эшче көрәкчеген тапшырды.
Төзүчеләрне аларның һөнәри бәйрәме белән котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов республиканың төзү комплексы эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында әйтте. Соңгы биш ел дәвамында без бөтенебз бер бурыч - Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын югары дәрәҗәдә үткәрү максаты белән яшәдек, диде Рөстәм Миңнеханов, Уеннарга төзелгән барлык объектлар - сезнең казанышыгыз. Республиканың төзелеш комплексында 130 мең хезмәткәр бар, дип искә төшерде ТР Президенты, ә гаиләләрен дә санасаң - 500 мең кешедән артык, һәм алар барысы да төзелеш тармагы белән бәйле. Төзелеш комплексының республиканың тулай региональ продуктның 14% тәшкил итә, шуның өчен дә сезгә зур рәхмәт, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге кебек Төзүчеләр көнен масштаблы уздыруны ул гадәткә кертергә тәкъдим итте.
Тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Фидәкарь хезмәт өчен” медальләр тапшырылды, "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре", "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" , "Татарстан Республикасының атказанган газ тармагы хезмәткәре" исемнәре белән бүләкләнделәр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстан Республикасының төзелеш тармагына һәм Казандагы 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы объектларын төзүгә керткән зур өлешләре өчен, Казан шәһәренең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллективына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Казанда җәйге Универсиадага әзерлек барышында, эшләрнең шактый зур күләмдә булуына карамастан, республиканың бер генә муниципаль районында да төзелеш күләмнәре киметелмәгән, шулай ук алдан планлаштырылган барлык программалар да тормышка ашырылган. “Без алга таба да сәгать кебек эшләячәкбез, сынатмабыз”, - диде Ирек Фәйзуллин республиканың барлык төзүчеләре исеменнән.
Илсур Метшин сәхнәгә менгәч: “Әгәр кем ел герое булды дип сорасалар, һичшиксез, спортчылар һәм төзүчеләр, дияр идем”, дип билгеләде. “Җәйге Универсиада вакытында яуланган медальләр саны буенча рекорд куйган спортчылар Казан, Татастан һәм Россияне бөтен дөньяга таныттылар. Бүген исә төзүчеләребезнең башкарган хезмәтләре, аларның ирешкән нәтиҗәләре турында искә төшерер өчен кулай очрак. Зур сандагы объектлар: безнең юллар, чишелешләр, җәүялеләр өчен кичү юллары, метро, аэропорт, заманча спорт объектлары, Универсиада авылы – боларның барысы да сезнең зур хезмәтегезнең нәтиҗәсе, - дип билгеләде Казан Мэры. – Барлык шәһәрлеләр исеменнән сезгә Татарстан башкаласы өчен башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм һәм хезмәтегез алдында баш иям”.
Илсур Метшин әлеге тармакта хезмәт итүчеләргә Казан Мэрының Рәхмәт хатын, “Казанга күрсәтелгән фидәкарьләрчә хезмәт өчен” тамгасын тапшырды.
Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин бүгенге бәйрәмдә мөхтәрәм кунак булды, ул шулай ук төзүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Сез башкарып чыккан эш - батырлык ул, дип әйтте Марат Хөснуллин, мин Казандагы 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән объектларның сыйфатына, күләменә таң калдым. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бетмәс-төкәнмәс энергиясе аркасында республиканың төзелеш комплексы шундый зур күләмдә алып барыла һәм шундый югары дәрәҗәгә ирешә алган.
Ул бүген Мәскәүдәге төзелеш объектларында хезмәт итүче төзүчеләргә Мәскәү Хөкүмәте исеменнән бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм зур фейерверк белән тәмамланды.
Бәйрәм кунаклары алдында Салават Фәтхетдинов, "Мираж" төркеме һәм башкалар чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.