Җылылык сезонына әзерлек эшләре торак йортларда 88%ка башкарылган.
(KZN.RU, 12-нче август). Җылылык бирү сезонына әзерлек белән бәйле булган кайнар суны бетереп торулар 1-нче сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Узган шимбәдәге аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Шәһәрнең ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, Казанда җылылык бирү сезоны якынча 20-нче сентябрьдә башлана. “10-нчы авгсутка 5124 күпфатирлы йортларның 4496-сында (88%) гидропневмопромывка һәм 4479-ында (88%) гидропрессовка эшләре башкарылган. Узган ел белән чагыштырганда, әзерлек эшләре темпларны артык киметүләрсез бара”, - дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
Бюджет өлкәсендәге 758 объектның 642-се бүгенге көндә җылылык бирү сезонына әзер.
Казанның коммуналь комплекс оешмалары киләсе кышка әзерлегенең планлы эшләрен дәвам итәләр. Казан җылылык челтәре компаниясе планлаштырылган 42 км җылылык челтәрләренең 27 км-на (64%) реконструкция һәм капиталь ремонт ясаган. Хәзерге вакытта 1, 4, 21, 22, 17-нче җылылык җибәрү вакытында үткәрелә торган агымдагы һәм капиталь ремонт аркасында, 222 күпфатирлы йортта, 16 балалар бакчасында, 10 мәктәптә һәм 2 савыктыру учреждениесендә кайнар су белән тәэмин итү тукталып торган”, - дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
“Казэнерго” МУП җитештерү берләшмәсе киләсе җылылык сезонына 126 котельняның 114-ен әзерләнгән (90%), планлаштырылган 10,4 км җылылык челтәрләренең 7,8 км алмаштырган (75%), 24 казанны (100%) ремонтлаган, 102 насосның 76-ына ремонт үткәргән. Хәзерге вакытта 7 котельняга реконструкция ясала. “Казэнерго”ның планы буенча барган эшләр аркасында кайнар су белән тәэмин итү 55 күпфатирлы йортта, 11 балалар бакчасында, 7 мәктәптә һәм 2 савыктыру учреждениеләрендә юк.
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткнәчә, ремонт эшләре барышында кайнар суны туктатып торуның норматив вакыты – 21 көн – һәрвакытта да диярлек үтәлгән. Бары тик ике очракта гына әлеге вакыт аралыгы сакланмаган – Чапаев урамындагы ике күпфатирлы йортта 2 көнгә соңарган һәм Дубравная урамындагы бер йортта 1 көнгә соңарган.
“План буенча барган суларны туктатып торудан соң, кайнар суны бирү җылылык бирү сезонына әзерлек барышындагы иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора, - дип билгеләде үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин. – 1-нче сентябрьгә 99% йортта кайнар су булырга тиеш. 1%-ны, әмма аннан да күп булырга тиеш түгел, без форс-мажор очракларына калдырабыз”. Шәһәр башлыгы алдан кисәтеп үткәнчә, әлеге сезонда соңгы тапкыр кайнар сусыз тору казанлыларга 10-нчы һәм 12-нче сентябрь көннәрендә яный, бу көнне традиция буенча җылылык бирер алдыннан җылылык челтәрләренә соңгы тапкыр опрессовка ясала.
Шәһәр Мэры шулай ук шәһәр хезмәтләренең эшен дә билгеләп үтте, алар кайнар су белән тәэмин итүне туктатып торуда нормадан чыкмадылар. “Киләчәктә мондый очраклардан качу өчен, шушы ике очракны җентекләп тикшерергә кирәк”, - диде И.Метшин.
“1-нче сентябрьдән соң җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре тәмамланмый. Коммуналь предприятиеләр халыкка артык комачау тудырмый торган эшләр алып барачаклар. “Казан җылылык бирү челтәре компаниясе”нең һәм “Казэнерго”ның эшенә соңгы нәтиҗәне без җылылык бирү сезоны тәмамланганнан соң бирәчәкбез”, дип билгеләде шәһәр башлыгы.