Яңа спорт зонасының нинди булачаклыгын укучылар интернет-тавыш бирү юлы белән хәл иткән.
(KZN.RU, 9-нчы август). Уку елы башына Казанның Авиатөзелеш районындагы 54-нче номерлы мәктәп янында мини-футбол өчен махсус кыры булган яңа спорт зонасы барлыкка киләчәк. Эш барышы белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Исегезгә төшерәбез, узган эшлекле дүшәмбе вакытында билгеле булганча, әлеге мәйдан көз башына “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында өлгертелергә тиеш булган универсиаль спорт зоналары төзелешенә кергән 8 мәйданның берсе булып тора.
54-нче номерлы мәктәп янында яңа спорт мәйданы төзү турында сорап узган елда Мэрга 11 “Б” сыйнф укучысы Никита Дубровин мөрәҗәгать итә. Ул вакытта шәһәр башлыгы эшлекле сәфәр белән Авиатөзелеш районына чыккан вакытта капиталь ремонттан соңгы 54-нче мәктәптә дә була. Укучылар үзләренә күбрәк нәрсә кирәк булганлыгын – яңа хоккей тартмасымы, әллә инде футбол кырымы икәнлеген тиз генә хәл итә алмыйлар. Шул сәбәпле KZN.RU порталында шәһәр Мэры кушуы буенча мәктәп укучылары өчен онлайн-сораштыру оештырыла. Тавыш бирүдә 5-11 сыйныф укучыларыннан 413 кеше катнашты. Нәтиҗәдә футбол мәйданы өчен 88% (365 кеше) кеше тавыш бирде.
23х43 метр үлчәмдәге мини-футбол кыры иске агач хоккей тартмасы урынында барлыкка киләчәк. “Кызганычка, хоккей тартмасын демонтажларга туры килде, чөнки барысын да бер мәйданга кертеп булмаячак, әмма сез үзегез футбол кыры өчен тавыш бирдегез”, - дип билгеләде Илсур Метшин, укучыларга мөрәҗәгать итеп. Мәктәптән артык ерак булмаган аралыкта ук башка хоккей тартмалары бар, шулай ук боз аренасы булган “Триумф” спорт комплексы да һәркем өчен ачык.
Шәһәр башлыгы эшләнеп килә торган спорт мәйданы проекты белән танышты һәм аның өчен бүлеп бирелгән территорияне карады. Спорт мәйданында ясалма чирәмле каплам белән мини-футбол уеннары өчен кыр, янда гына – воркаут белән шөгыльләнер өчен махсус территория бар, биредә турниклар, тренажер, таган, гимнастик комплекслар, теннис өстәле һәм уен комплексы урнаштырылачак. Хәзерге вакытта биредә җир эшләре башланган, ком ташыла.
Шәһәр башлыгы куркынычсызлык, кичке вакытта спорт зонасын яктырту, шулай ук спорт җиһазлары белән сак мөнәсәбәт мәсьәләләрен җентекләп уйлап бетерергә кушты.
54-нче номерлы мәктәптә 500дән артык бала укый, якын-тирәдәге мәктәпләрдә - тагы 3000ләп кеше. Яңа мәйданда алар барысы да физкультура һәм ишегалды спорты белән шөгыльләнә алачак. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – мәйдан һәркем өчен дә куллана алырлык булсын: “Барлык теләүчеләр дә уйнасын. Микрорайонда сәламтләндерү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа урын барлыкка киләчәк. Моннан кала, биредә мәктәпара ярышлар да үтәргә тиеш”.
Мәктәп директоры Татьяна Алексеева Мэрдан, футбол кырыннан һәм урам тренажерлары өчен мәйданнан тыш, зур булмаган волейбол мәйданын оештыру мәсьәләсен чишүне сорады. “Мәктәп директоры һәм укучыларның фикеренә колак салырга кирәк, ни дисәң дә болар барысы да алар өчен эшләнелә һәм алар моның хуҗасы буласы, алар өстендә - сакчыллык һәм тәртип”, - дип билгеләде Мэр һәм булган проектка волейбол мәйданын да өстәргә кушты.
Мәйдан проекты буенча башта ике агачны кисеп ату каралган булган. Илсур Метшин агачларны алып ату белән артык ашыкмаска кушты. “Без “Яшел рекорд” проектын агачларны кисеп ату өчен тормышка ашырмыйбыз. Әгәр мөмкин булса, аварияле ботакларны алырга, азрак дәваларга, әмма агачларны саклап калырга кирәк”, - дип билгеләде ул.