(KZN.RU, 8-нче август). Июль нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округ регионнары башкалалары арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик система медиарейтингында беренче урынга чыккан.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 13000 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары һәм башкалалар җитәкчеләре кергән.
Федераль һәм региональ ММЧ анализлау нәтиҗәләре нигезендә Илсур Метшинның медиандексы 1059,70 пункт тәшкил итә, бу исә июнь күрсәткеченнән (522, 82 пункт) 2 тапкыр артыграк дигән сүз.
Рейтингы төзүчеләр фикеренчә, медиандекс үсеше Казан Мэрының Казандагы
Универсиаданы үткәрүдә актив катнашканына бәйле, ул әлеге чараның шәһәр һәм аның халкы өчен мөһимлеген билгеләде. “Универсиада турында, бөтен Россия аша уздырган һәм миллион кеше йөрәкләрен яндырып җибәргән ут турында истәлекне мәңгелеккә сакларбыз дип ышанам. Казан хәзер башка”, - дип белдерде Илсур Метшин. Шулай ук шәһәр башлыгы шуны билгеләде, шәһәр дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт ярышларын үткәрүгә дучар ителгән.
Июль рейтингының икенче урынында - Саратов Мэры Олег Грищенко (197,40 пункт), өченчедә - Пермь шәһәр башлыгы Игорь Сапко (161, 87). Шуны искә төшереп узарга кирәк, Илсур Метшин берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.
Моннан тыш, Идел буе федераль округ субъектлары башкалалары администрацияләренең җитәкчеләре медиарейтингының беренче өчлегенә Казан Башкарма комитеты Җитәкчесе Алексей Песошин да кергән. Ул бер ай эчендә 10 позициягә өскә менгән. Аның медиандексы 106,42 пункт тәшкил итә.
Алексей Песошинның медиандексы үсеше, “Медиалогия” экспертлары фикеренчә, Казан транспортчыларына Универсиаданың әзерләү һәм үткәрү чорындагы зыяннарны компенсацияләү өчен 40 млн сум бүленеп бирелүе, Казанда Уеннардан соң юл хәрәкәте оештырылышы хакындагы шәрехләмәләре, шулай ук 15 августка кадәр капремонт программасына кергән 19 мәктәптә эшләрне тәмамлау хакындагы йөкләмәсенә бәйле.
Беренче ике юлда - Олег Кондрашов һәм Анатолий Маховиков – Түбән Новгород һәм Пермь администрацияләренең башлыклары.