(KZN.RU, 8-нче август). Бүген Татарстан башкаласының “Трудовые резервы” стадионында балалар һәм яшьләр спорт мәктәпләре арасында футбол буенча Казан Кубогына финал уеннары узды. Яшь уенчыларны сәламләргә һәм беренче җиңүчеләрне котларга Казан Мэры Илсур Метшин килде.
Беренче булып финал уены 2001 елда туган егетләр арасында узды. Футбол кырында Вахитов районының балалар һәм яшьләр спорт мәктәбендә һәм “Рубин” яшь футболчыларны әзерләү үзәгендә тәрбияләнүчеләр очрашты. Киеренке көрәштә 2:0 хисабы белән яшь “рубин”лылар җиңде. Голлар 33-нче һәм 39-нчы минутларда кертелде. Казан Кубогына финал уенының матч нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы дип “Рубин” яшь футболчыларны әзерләү үзәге командасы уенчысы, команда капитаны Тимур Николаев танылды.
Илсур Метшин яшь спортчыларны, аларның әти-әниләрен һәм тренерларны тәбрикләде. “Финал – зур бәйрәм дә, зур хезмәт тә. Финал – ул һәрвакыт көрәш. Көчлерәк җиңде, әмма бу кырда җиңелүчеләр юк”, - дип билгеләде сәламләү сүзендә шәһәр башлыгы. “Җиңелүсез җиңү юк, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы, Вахитов районының балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе укучыларына мөрәҗәгать итеп. – Афәрин сезгә, әмма “Рубин” көчлерәк булып чыкты”.
Шуны әйтергә кирәк, Казан Кубогына балалар һәм яшьләр спорт мәктәпләре арасында футбол буенча ярыш ТР башкаласында ел саен үткәрелә. Чараны шәһәрнең Футбол федерациясе белән берлектә Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты оештыра. Спорт ярышларында 80 командадан 1500-дән артык бала һәм яшүсмер катнаша. Бүгенге финалда 2001, 2000, 1999, 1997, 1005/96 елгылар катнаша.
Илсур Метшин шуны билгеләде, Казанда футболчыларның яңа буыны үсеп килә, балалар спорт мәктәпләрендә профессиональ футбол белән 2000 бала шөгыльләнә.
Шәһәр башлыгы Казанда спорт инфраструктурасының актив рәвештә үсүен искә төшереп узды. Шулай итеп, соңгы 5 елда Татарстан башкаласында ясалма катламы булган 7 яңа футбол кыры һәм мини-футбол өчен 4 кыр төзелгән. “Сентябрь аенда мини-футбол өчен тагын 8 ясалма кыр куллануга тапшырачакбыз. Боларның барысы да тагын да күбрәк малайларның, егетләрнең, олы кешеләрнең һәм спортчы-ветераннарның футбол уйнавына китерер дип ышанам”, - диде И.Метшин.
Тагын бер кат җиңүчеләрне котлап, Мэр барлык яшь футболчыларга, шулай ук аларның тренерларына медальләр, дипломнар һәм Казан шәһәре Кубогының финал уены катнашучысы сынын тапшырды.
Балалар һәм яшьләр спорт мәктәпләре арасында Казан Кубогына футбол буенча финал уеннары “Трудовые резервы” стадионында бүген кич тәмамланачак.