Яңа мәчеттәге бәйрәм намазында Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 8-нче август). Бүген мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсендә – Ураза гаете көнендә – Азино микрорайонында яңа мәчет ачылды. Гыйбадәт йортының ачылыш тантанасында һәм бәйрәм намазында шәһәр Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Азино-1 микрорайонында Җ.Фәйзи урамы буенча урнашкан мәчет “Гаилә” исемен алды. Азино халкы өчен бу бик тә әһәмиятле вакыйга булып тора: “Гаилә” – 54 мең кеше яши торган микрорайондагы беренче мәчет.
Илсур Метшин барлык мөселманнарны да ураза ае тәмамлану һәм Гает бәйрәме белән котлады һәм сәламәтлек, иминлек теләде. “Бүген безнең өчен бик тә дулкынландыргыч һәм тарихи көн – яңа мәчет ачабыз. Без биредә 5 ай элек, әле Универсиадага кадәр җыелган идек, һәм барчабыз да әлеге мәчетнең мөмкин булган кадәр тизрәк ачылуын теләдек. Төзүчеләр зур тырышлык күрсәтте һәм объектны билгеләнгән вакытка өлгертте. Барчагызга да зур рәхмәт! Мәчет ишекләре мәхәллә халкы өчен һәрвакыт ачык булсын, ә мөэмин мөселманнар саны һәрвакыт артып торсын”, - дип теләген җиткерде Казан Мэры.
ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр: “Бүген мөселманнар өчен ике зур бәйрәм – Ураза гаете һәм “Гаилә” мәчете ачылышы”, - дип билгеләп үтте. Татарстан республикасы Мөфтие исеменнән төзелештә катнашкан барча кешеләргә дә рәхмәтен җиткерде һәм мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән таныштырды.
Мәчет 300 кешегә исәпләнгән, барлык ислам кануннарын исәпкә тотып торгызылган. Аның 2 манарасы бар, һәрберсенең биеклеге 33 метрдан артып китә, ә төп гыйбадәт залы өстендәге гөмбәзнең биеклеге 19 метрдан артып китә.
KZN.RUга Совет районы администрациясендә хәбәр иткәнчә, мәчет ике бүлектән тора – хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен, һәрберсендә дә намаз бүлмәсе, тәһарәт бүлмәләре, уку заллары һәм гардероб каралган. Административ бүлмәләр икенче катта урнашкан, биредә шулай ук никах бүлмәсе кергән.
Мәчетне ачу тантанасыннан соң, яңа гыйбадәт йортында бәйрәм намазы башланды.