(KZN.RU, 7-нче август). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәребез мөселманнарын Ураза гаете белән котлады. Тәбрикнамәдә болай дип әйтелә: Кадерле Казан мөселманнары! Сезне ихлас күңелемнән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән тәбрик итәм!
Рамазан ае бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, сабыр, игътибарлы булырга, игелекле, изге гамәлләр кылып яшәргә тиешлегебезне кабат исебезгә төшерде, безне камиллеккә, әхлакый чисталыкка, бөтенлеккә омтылырга чакырды һәм әлеге бәрәкәтле көннәрдә җир шарында яшәгән барлык мөселманнар үзләренең Аллаһы Тәгаләгә тугрылылыкларын аерым бер ихласлылык белән чагылдырдылар, табигать һәм җәмгыять эчендә тулы килешүгә ирешергә омтылып яшәделәр.
Казаныбыз үзен гасырлар дәвамында төрле милләт, төрле дин кешеләренең аңлашып, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, тарихын ихтирам итеп, дус, тату яши торган шәһәр буларак танытты. Башкалабызның бу өлкәдәге казанышларын Россия һәм чит илләрнең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан да таныла. Быелгы Рамазан аенда Казанда зур халыкара вакыйга – студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге уеннары булып узды. Универсиада күп төрле милләт һәм дин вәкилләрен үз канаты астына җыйды, җир йөзендәге барлык халыкларны үзара аңлашып, ихтирам итешеп яшәргә, әхлакый һәм физик камиллеккә ирешергә чакырды. Әлеге принциплар һәр казанлы өчен якын, аңлаешлы. Шуңа күрә дә үзара ихтирамлылык, изге ниятләрнең җәмгыятебез тормышында төп урынны алып торуларына ышынычым тирән.
Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын, Аллаһы Тәгалә тынычлык, иминлек һәм аяз күк йөзе насыйп итсен иде.
Сезнең барыгызга да ихлас күңлемнән саулык-сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телим.
Ураза гаете мөбарәк булсын!