Габишев һәм Дубравная урамнарында эшләр төгәлләнгән диярлек.
(KZN.RU, 7-нче август). Юлларны ремонтлау эшен көз башына тәмамларга – Казан Мэры Илсур Метшин узган төндә ремонтлана торган магистральләрдә киңәшмә уздырганда, шундый бурыч куйды.
Аерым алганда, шәһәр башлыгы Мәүләтов урамындагы эш барышы белән танышты. Күчмә киңәшмәдә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов, “Главтатдортранс” ДКУ директоры Эдуард Данилов һәм “Алексеевскдорстрой” ААҖ директоры урынбасары Валерий Барсуков катнаштылар.
ТР Президенты булышлыгы белән, агымдагы елда республика бюджетыннан, юлларга капиталь ремонт үткәрү өчен, 1,5 млрд. сум бүлеп бирелгәнлеген дә искәртергә кирәк. Әлеге финанслау кысаларында Универсиада старт алганчыга кадәр гомуми мәйданы 750 мең кв.метр юлда капиталь ремонт башкарылган. Моннан кала, республика башлыгы карары буенча, 2013 елда аеруча интенсив булган тагы 5 урам – Мәүләтов, Габишев, Дубравная, Ломжа һәм Бертуган Касыймовлардагы юлларны норматив халәткә китерү карары чыгарылды. Ремонтлана торган юлларның гомуми мәйданы 120 мең кв. метрны тәшкил итә.
Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, өстәмә финанслау бүлеп бирелгән Казан урамнары исемлеге гражданнар мөрәҗәгатьләре статистикасына яраклаштырып төзелгән. Габишев һәм Дубравная урамнары ремонты тәмамланган диярлек, дип җиткерде ул Мэрга.
“Күпме генә эшләсәк тә, башкарасы эшләр тагы да күбрәк, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Универсиада алдыннан төзелгән һәм ремонтланган юлларга инде күпләр күнекте. Ә начар халәттәге урамнар шунда ук сизелә. Әлбәттә, Дубравная да, Ломжа да, Габишев та, Мәүләтов урамнары да “кычкырып тора” иде”.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда шәһәрнең бу өлешендәге юлларга зур игътибар бирелгән: Мәүләтов урамындагы эшләрне тәмамлаганнан соң, биредә “бик яхшы квартал” килеп чыгачак.
Бистәләрдәге юлларны ремонтлау программасы да яхшы гына темплар белән бара. Бу елда артык тузгыган хәлдәге Моисеев, Армавирск, Северный бистәсендәге Верхоянск, Отары һәм Салмачи бистәләрендәге Үзәк урамнар, Игумново бистәсендәге Көрәш, Аркылы-Нокса, Әки бистәсендәге Шоссе һәм Утренняя, Яңа Сосновкадагы Старательный тыкрыгы кебек 10 урамны тәртипкә салу планлаштырылган иде. Игорь Куляжев җиткергәнчә, андагы эшләр 80%ка тәмамланган.
“Алексеевскдорстрой” ААҖ директоры урынбасары Валерий Барсуков KZN.RUга Мәүләтов урамындагы эшләр 3 көн элек башланды дип хәбәр итте. “2 көннән без аларны тәмамларбыз дип уйлыйм”, - дип ышандырды ул. Эшнең зур өлеше төнге вакытта, хәрәкәткә зыян салмыйча башкарылуын да билгеләп үтәргә кирәк.
В.Барсуков сүзләренә караганда, әлеге юлда 50 кеше һәм 30 махсус техника берәмлеге эшли. Моннан кала Алексеевскидагы асфальто-бетон заводлары җәлеп ителгән, биредә 40 кеше хезмәт куя. Борт ташын һәм коеларны урнаштыру өстендә 50-60 кеше эшли. “Шул рәвешле җәй буена Казан урамнарында безнең оешмадан 150-160 кеше эшләде”, - диде В.Барсуков.
“Алексеевскдорстрой” директор урынбасары агымдагы елның 2-нче маеннан (ширкәтнең Казанга “кергән” көненнән алып) предприятие Татарстан башкаласында 33 урамны ремонтлады, дип өстәде. Барлык эшләр дә, Валерий Барсуков сүзләренә караганда, “югары сыйфатта”. Ширкәт Татарстан башкаласындагы яңа объектларга тотынырга әзер, дип өстәде ул.
“Эшнең сыйфатын вакыт күрсәтер, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин. - Әмма бүген без подрядчылар үзләренең вазифаларын вакытында башкаруыннан да канәгать”. Подрядчы барлык эшләр дә планлаштырылганча көзгә тәмамланачак дип ышандырды.