Илсур Метшин кышын кар җыюны яшел үсентеләргә зыян китермичә җыештыруны оештырырга кушты.
(KZN.RU, 6-нчы август). Универсиада алдыннан Казанда җәелгән 250 мең кв.м рулонлы газон 100%-ка диярлек чыныгып киткән. Бу хакта бүген эшлекле сәфәр барышында Казан Мэры Илсур Метшинга “Горводзеленхоз” МУП директоры Роза Җәббарова хәбәр итте.
Яшел үсентеләрнең чыныгып китүенең югары күрсәткеченә җентекле карау һәм җәй буена даими рәвештә су сибеп тору ярдәм иткән, югыйсә җәйнең беренче яртысы шактый коры булды. Соңгы атналарда яуган яңгырлар ярдәмгә килде.
Аерым участокларда мөһим рольне быел Болак буенда, Оренбург трактында, Парин урамындагы боҗра эчендә, Вишневский урамы һәм “Миллениум” күпере алдында, С.Хәким урамындагы чишелешләр районында, Гаврилов һәм Эсперанто урамнарында, шулай ук Ирек мәйданында монтажланган су сибүнең автоматлаштырылган су сибү системасы уйнады. Системаның гомуми озынлыгы 57 км тәшкил итә. Калган урыннарда агачлар, куаклар һәм газон су сибү машиналары һәм кулдан сибелә. Барлыгы әлеге максатларга 525 куб.метр су сибелгән.
“Су сибү системасы белән әлеге газон, агачлар һәм куаклар биредә һәрвакыт булган кебек, ни дисәң дә яхшыга тиз ияләшәсең. Әмма шәһәрдә матурлык һәм тәртип урнаштыру – бер эш, шуларны тиешле дәрәҗәдә саклау – башка эш, һәм бу беренчел мәсьәлә”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Мэр яшел үсентеләрне карау буенча өстәмә чараларның нәтиҗәлелеге турында кызыксынды. Аларның кайберләре, мисалга, утырткан вакытта үсемлек тамырына гидрогель салып калдыру, шәһәрдә күптән түгел кулланыла башлады. Роза Җәббарова сүзләренә караганда, гидрогель аркасында корылык вакытында утыртылган агачларның барысын да диярлек саклап калып булган. “Минерализация да, гидрогель дә файдаланыла”, - дип өстәде ул.
Соңгы вакытта шактый яңгыр явуга карамастан, агачларга даими су сибү кирәклеге саклана, чөнки яңгыр суы һәрвакытта туфракка тирән үтми. Шуңа бәйле рәвештә төзекләндерү өлкәсендәге эшчеләр гидробур дип аталган махсус җиһазларны кулланалар, алар ярдәмендә су турыдан-туры тамырга җибәрелә.
Яшел утыртмаларның бигрәк тә кышын саклау мәсьәләсе буенча шәһәр башлыгы кайгыртучанлыгын белдерде. “Кышын еш кына машиналар йөрү өлешеннән кар, ком-тоз кушылмасы һәм реагентлары белән җәен утыртылган газонны “үтерә”. Быелдан башлап алай булырга тиеш түгел. Яшел утыртмаларны беренче чиратта сакларга кирәк булган юллар исемлеген, шулай ук юл кырыена өймичә, күп җыелмаган карны да вакытында чыгару өчен өстәмә техника исемлеген төзергә кирәк”, - дип кушты Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук “Яшел рекорд” проектының яңа этабы кысаларында әзерлек эшләрен тизләтүне йөкләде, аның кысаларында быел көзен 40 меңләп яңа үсенте утыртырга планлаштырыла. “Бу районнар администрацияләре, төзекләндерү буенча МУПлар, халык һәм предприятиеләр фикерләрен исәпкә алып, идарәче компанияләрнең уртак хезмәте булырга тиеш”, - дип билгеләде Мэр.
Эшлекле сәфәр Чистай урамы буенча дәвам итте, биредә май аеннан башлап Швейцариянең “Bucher” вакуум-себерү машинасы ярдәмендә җыештыралар, әлеге машина – машиналар йөрү өлеше һәм тротуарлар чисталыгын саклап тоту өчен сатып алынган 26 яңа махсус техника берәмлегенең берсе. “Төзекләндерү” МУП директоры Василий Генералов сөйләп узганча, мондый бер машинаны 30 эшче хезмәте алмаштыра. Машина нигездә төнлә эшли, сменага уртача 4 кубометр чүп һәм пычракны җыя.
Василий Генералов сүзләренә караганда, Универсиада чорында һәм Уеннардан соң урамнарда азрак пычрата башлаганнар. Илсур Метшин шуны билгеләде, Универсиада кебек югары дәрәҗәдәге чаралар үткәрү кешене тәртипкә өйрәтә. “Урамнардагы чисталык һәм матурлык шәһәр халкында пычрату яисә бозу теләген бетерә дип күптән сөйли киләбез. Без велосипед уйлап чыгармыйбыз – бу Европа күптән узган шактый озын юл. Культура китап һәм өндәү белән түгел, ә чиста урамнар һәм каралган яшел үсентеләр белән урнаша”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.