Универсиадага әзерлек чорында Казан казнасының шәхси бурычы 6,9 млрд. сумнан 4,9 млрд. сумга кадәр кимегән.
(KZN.RU, 5-нче август). Казанның коммерцияле кредитлар һәм алып торылган облигацияле акчалары буенча муниципаль бурычы Универсиадага әзерлек барышында 2 млрд. сумга кимегән. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов шушы көннәрдә “Fitch Ratings” халыкара агентлыгы тарафыннан кабул ителгән шәһәр рейтингларын “тискәре”дән “позитив”ка үзгәртү карарын шәрехләгәндә җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, Казаннан кала Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара һәм Красноярск кебек шәһәрләренең кредит рейтинглары бар. “Әлеге рейтинг ярдәмендә шәһәр облигацияләре Россия Банкының ломбард исемлегенә керә, бу исә аларның инвестицион яктан җәлеп итүен үстерә, чөнки облигация тотучыларны Үзәк банктан рефинанслауга гарантия бирә”, - дип билгеләп үтте профиль идарәсе башлыгы.
Соңгы 2 ел эчендәге бюджет күрсәткечләре аркасында шәһәр рейтинглары буенча фаразларны үзгәртүгә ирешелде.
Муниципаль бурычлар турында сөйләгәндә, Айрат Гарипов Казанның 2008 елның 1-нче гыйнварына коммерцияле кредит һәм алып торылган облигацияле акчалары буенча бурычы 6,9 млрд. сумны тәшкил иткәнлеген билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул 4,9 млрд. сумны тәшкил итә.
“Бурыч йөкләмәләрен киметү белән беррәттән алып тору бәяләрен киемтү дә бара. 2009 елдан коммерцияле кредитлар буенча урта ставка облигацияләрне исәпкә алып еллык 13%тан 7%ка төшкән. Моңа бәйле рәвештә бурычларга хезмәт күрсәтү чыгымнары 2 тапкырга диярлек кыскартылган”, - дип билгеләде А.Гарипов. Шәхси бурычлардан кала Казанның республика бюджеты каршында да бурычлары җитәрлек, әмма аларны кайтару вакыты 2032 елга кадәр дип күчерелгән, дип билгеләде ул.
“Универсиададан соң муниципаль казнаның зур бурычлары турында сөйләүчеләр мәсьәләнең асылын аңларга тиеш: Казанның 1000 еллыгын үткәргән вакыттан бирле без тышкы коммерцияле бурычны бер генә тиенгә дә арттырмадык, ә киресенчә киметүгә ирештек һәм арзанайттык. Калганы – республика бюджеты каршындагы бурычлар, ә болары исә эчке эшләр. Без – нәтиҗәле бурычка алып торучылар, безнең белән банклар бик теләп эшли, безне финанслау өчен чиратка басалар”, - дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин.
А.Гарипов искәртеп үткәнчә, агымдагы елгы бюджетны үтәү, гадәттәгечә, җитди экономия режимында үтәчәк. Беренче чиратта барлык чыгымнар да беренчел бурычларны финанслауга юнәлтеләчәк. Бюджетны сыйфатлы башкару өчен бу елда барлык резервлар да мобильләштерелгән, бюджет чараларын экономияләр, бурычларны ликвидацияләү өчен эшләр активлаштырылган. Шулай ук бурыч йөкләмәсе һәм бурычларны вакытында каплау сәясәтен тормышка ашыру планлаштырыла.
“Без аңлаешлы, үтәкүренмәле, перспективалы һәм инвестицион яктан җәлеп итә алырлык. Финанс сәясәтебезнең дөрес булуында безнең шигебез юк”, - дип шәрехләде шәһәр башлыгы.